Бер ир хатынын хурлаган өчен дустын үтергән

Яраланган ирне хастаханәгә илткәннәр, тик табиблр бик тырышсалар да гомерен саклап кала алмаганнар.

Фаҗига Башкортстанның Дүртөйле районында булган. Ике ир бала чактан дус булып бергә бизнес ачканнар.
Җинаять алдыннан дусларның берсе, шөреп бора торган коралы кирәге чыгып, аның иптәшендә булуын искә төшереп, аның янына киткән. Шул очрашуда ирнең дусты аның язылышмыйча гына яшәгән хатынын һәм аның балаларын кимсетеп сүз әйткән. Хатынын «җилбәзәк дип атап, аның белән «йокларга» теләвен әйткәч ир бик гарьләнгән һәм дустын пычак белән кадаган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, тик гомерен генә саклап кала алмаганнар.

Җинаять кылучы ир гаебен танып, полициягә үзе барган һәм дустын үтерү уенда да булмавын әйткән.

Дүртөйле суды ирне гаепле дип тапкан. У 8 елга кырыс режимлы колониягә хөкем ителгән.


Фикер өстәү