Байден Америкасы: алга табамы, арткамы?

Америка белән 78 яшьлек карт идарә итә башлаганга бер атна вакыт узып бара. Президент постындагы Байденның иң беренче гамәлләре аның Трампның киресе икәнен күрсәтә. Эшли башлавының беренче көннәрендә үк ул Трамп указларын юкка чыгара торган кәгазьләргә имза салу белән мәшгуль булды.

Трамп армиядә трансгендерларга хезмәт итүне тыйган булса, Байден андыйларга хәрби хезмәт ишеген янә ачты. Трамп федераль җирләрдә нефть чыгарырга рөхсәт итсә, Байден моны тыйды. Менә бу соңгы гамәл миллион кешене эшсез калдырачак, Америка нефть сатучы илдән яңадан нефть импортлаучы илгә әйләнәчәк, диләр. Трамп салымнарны киметсә, Байден арттырырга җыена. Яңа Президент АКШның Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан чыгуын туктатты, илне яңадан климат буенча килешүләргә кайтару курсын алды.
Америкада исә бик куәтле кризис бара. 2010 елда ил дөньяның төп җитештерүчесе исемен югалтты, ул рольне Кытайга тапшырды. Трамп тиктомалдан гына Кытай белән һәм дөньяның башка җитештерүчеләре белән сәүдә сугышлары башлап җибәрмәде. Глобальләшү Американың тез астына суга, хәлсезләндерә башлады. Байден бу мәсьәләне үзенчә хәл итәргә җыена. Ул Америкада җитештерелгән товарларны дәүләт акчасына сатып алу сәясәтен башлап җибәрмәкче. Бу яңалык түгел. Мәскәү Кремле моның белән берничә ел мавыга инде. Дәүләт сатып алулары өчен АКШта 600 миллиард доллар акча тотыла икән. Байден менә шул акчаны: «Американыкын сатып ал» дигән сәясәт кысасында исраф итмәкче. Ак йортта менә шул сәясәтне тормышка ашыру һәм контрольдә тоту өчен махсус координатор посты булдырылачак.
Төп җитештерү куәтләренең эш көче арзан булган Кытайга һәм башка илләргә күчерелүенең ачы җимешләрен Америка COVID-19 пандемиясе башлангач ачык тойды. Медицина товарларының дефициты, кирәкле җиһазларның җитешмәве нәкъ менә шул чорда үзен нык сиздерә башлады. Глобаль капитализм беренче тапкыр диярлек дефицит дигән сүз белән очрашты.
Үзенең федераль сатып алулар турындагы указы белән Байден чит ил товарларын сатып алучы компанияләргә комачауларга, товарларны АКШның үзендә җитештереп, яңа эш урыннары булдырырга тырыша. Америкача «импортны алыштыру» барып чыгармы, әллә Россиядәге кебек су асты ташларына килеп терәлерме, анысын якын киләчәк күрсәтер. Кайда икътисадка дәүләт тыкшына, шунда коррупция һәм ришвәтчелек чәчәк ата, монысы сер түгел. Бу хәлдән Америка да котыла алмас, мөгаен.
Дүшәмбе көнне Америка сенаторлары 74 яшьлек Джанет Йелленны илнең финанс министры итеп расладылар. Йеллен – икътисадны доллар белән коендыру тарафдары. АКШның болай да чүпрә кебек кабаручы дәүләт әҗәтенә игътибар итмәскә чакырган авазын ул ишеттерде инде. Күпләп акча басып, дәүләт әҗәтен үрчетүдән тыш финансчы әби корпоратив салымны 28 процентка кадәр җиткерү, елга 400 мең доллардан артык акча эшләүче янкиларга салымны арттыру кебек чараларга барырга җыена. Болар белән кризисны җиңеп булырмы, киләчәк күрсәтер. Кризис исә озакка һәм капитализмны тулысынча җимерергә дип килде.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү