Җинаять һәм җәза. Татарстан полициясе узган елга нәтиҗә ясады

Үсмерләр җинаятьчелеге, банк картасыннан акча урлау, телефон һәм интернет аша алдау очраклары. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының еллык утырышында әлеге проблемаларга аерым тукталдылар. Былтыр республикада 53856 җинаять теркәлгән. Алдагы елдан 8,1 процентка күбрәк бу.

Кайсы гына юнәлешне алма, пандемия аларның барысына да йогынты ясады. Полиция эшчәнлеге турында әйткән дә юк. Хокук сакчыларына катлаулы мәшәкатьләр өстәлде. Бер ген сан: санитария һәм эпидемиология таләпләрен бозган өчен былтыр 160 меңнән артык беркетмә төзелгән. «Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә куркынычны киметү мөмкин булды», – диде Президент Рөстәм Миңнеханов коллегия утырышында.

Полициянең эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда республика башлыгы зур чараларның имин узганын, быел да шуңа өметләнүен әйтте. Быел Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак.

Безне төрле сәяси карашларның каршылыгы көтә. Әмма сәяси көрәш, иҗтимагый фикер алышу закон кысасында гына алып барыла ала. Хакимият тәртип һәм халыкның законлы мәнфәгатьләрен сакларга тиеш, – диде Татарстан Президенты. – Бу эш инде башланды. Узган атна вакыйгалары шуны күрсәтте. Деструктив көчләр теләсә нинди мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша.

Утырышта Рөстәм Миңнеханов икътисадны криминалдан чистартырга (былтыр 2527 җинаять теркәлгән), ә эшмәкәрләрнең хокукларын якларга, коррупциягә каршы катырак торырга (1098 очрак ачыкланган), наркотикларга каршы көрәшне көчәйтергә (5037) кушты. Үсмерләр җинаятьчелеге турында узган елларда булган утырышларда да сөйләштеләр. Проблема әле дә көн кадагында кала бирә. Былтыр республикада үсмерләр тарафыннан 873 җинаять кылынган, 686 үсмерне хөкем иткәннәр. Президент бу юнәлештә эшне арттырырга, үсмерләр белән күбрәк эшләргә, интернетны күз уңыннан ычкындырмаска, укытучылар, укучылар, аларның әти-әниләреннән килгән хәбәрләргә колак салырга кушты. «Миңа калса, бу мәсьәләдә мәктәпләр дә эшләп бетерми. Бергәләп тырышырга кирәк. Куркыныч янаган балалар гына түгел, барысына да игътибар бирелсен. Имин гаиләдә тәрбияләнүчеләр дә авыр хәлдә калырга мөмкин», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Министр Артем Хохорин Чаллыда үсмерләрдән торган 8 төркемнең ачыклануын, мондый проблеманың Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән һәм Биектауда да барлыгын әйтте. Үсмерләр җинаятьчелегенә каршы тору өчен «Лидер» дип аталган махсус төркем төзелгән. Алар 1,2 мең рейд оештырган, җинаять эшләре ачылган, җавапка тартылучылар бар. Генерал Хохорин җинаятьчел төркемнәргә башка күтәрелергә ирек бирмәячәкләрен әйтте. Узган ел алар тарафыннан кылынган 1200 җинаять очрагы ачыкланган, 700 кешене җавапка тартканнар. Әле ике көн элек кенә полиция Казанда өелешеп сугышырга җыенган 35 кешене тоткарланган. Гыйнвар башында Яшел Үзәндә булган бәрелеш исә хокук сакчыларына бу юнәлештә эшнең күп икәнен тагын бер кат раслады.

Президент та, министр да аерым игътибар биргән тагын бер проблема – банк картасыннан акча урлау, телефон һәм интернет аша алдау очраклары. Читтән торып эшләү, күп кенә эшләрнең замана технологияләре аша башкарылуы мондый җинаятьләрнең тагын да артуына китерә. Алардан Татарстанда көн саен 30 кеше зыян күрә. Атна саен 20 миллион сум чамасы акча югала. Соңгы 3 елда мондый җинаятьләр 3 мәртәбә арткан һәм былтыр 12581 очрак теркәлгән. 11 мең кеше зыян күргән. Узган ел республикада 713 кешене тоткарлаганнар. Хәлне яхшыртыр өчен Президент интернетта иминлекне арттыру, халыкка аңлату, хезмәткәрләрнең тәҗрибәсен арттыру, заманча технологияләрдән файдаланырга кушты. Министр исә судьяларга мөрәҗәгать итте. Баксаң, Казанда мондый җинаять кылып, хөкем ителгән кешеләрнең 18 процентын гына иректән мәхрүм итәләр икән. Башкалары шартлы яки җиңелрәк башка җәза белән котыла. Артем Хохорин сүзләреннән аңлашылганча, кешеләр зур зыян күрә, хокук сакчылары гаеплеләрне табу һәм ачыклау өчен зур эш башкара икән, җинаятьчеләр катырак җәзага лаек.  

Гомумән алганда, былтыр республикада 53856 җинаять теркәлгән. Алдагы елдан 8,1 процентка күбрәк бу. Шуларның 16 меңгә якыны авыр җинаятьләр. Саннарның артуын банк картасыннан акча урлау, алдау, наркоҗинаятьчелек, икътисади хокук бозулар күбәю белән аңлаталар. Полиция хезмәткәрләре былтыр 25 меңгә якын җинаять очрагын тикшергән.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү