Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов коронавируска каршы прививка ясаткан. Аның сүзләренә караганда, ул үзен яхшы хис итә.
– Узган ел безнең районда 324 кеше үлде. Шуларның иллесе – коронавирустан, – ди Энгель Фәттахов. – 2019 ел белән чагыштырганда, районда үлүчеләр саны 9 процентка артты. Аз түгел, ләкин кискен арту бар, дип әйтеп булмый. Вафат булучыларның 30на коронавирус диагнозы куелды. Гомумән алганда, шушы авыру йогынтысында башка авырулары көчәеп мәрхүм булучылар 50гә җитте. Әлеге вакытта районда 40 кешегә коронавирус диагнозы куелды.
Районга 140 прививка кайткан булган. Хәзер икенче партиясен көтәләр.
– Беренчеләрдән булып үзем һәм башка җитәкчеләр прививка ясатты. Прививкадан соң берни дә сизмәдем. Җиңел узды. Гриппка каршы кадатканым юк иде, чөнки минем, Аллага шөкер, бер дә авырганым булмады. Моннан соң да шулай булсын. Мин бит спорт белән шөгыльләнәм, көн саен чаңгыда йөрим. Шулай булгач, авырырга вакыт юк. Халыкта прививкалар буенча аңлау бар. Шулай да шомлану бар инде. 50 гаиләгә шуның аркасында зур кайгы килгән дигән сүз бит бу. Ләкин бернигә дә карамастан, районда эшләр бара. Авыру турындагы уйлар икенче планга күчә.
Зөһрә Садыйкова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat