Вакцина, митинг һәм чикләүләргә бәйле сорауларга Казан Кремле җавап бирде

Вакцина һәм митинг. Хөкүмәт йортында узган брифингта сорауларның күпчелеге шушы ике сүзгә бәйле иде. 

Берләштерү хәерлерәк. «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәген һәм «Казан» аэропорты территорияләрен уртак үсеш концепциясенә берләштерәчәкләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйган. Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова аңлатканча, бу ике объект бер территориядә урнашкан, алар икесе дә инвестиция һәм инфраструктура ягыннан зур кызыксыну уята. Киләчәктә, санитар-эпидеомиологик вазгыятьне исәпкә алып, биредә зур чаралар да үткәрү мөмкин булыр иде.
Моннан кала Лилия Галимова вакциналаштыруга бәйле вазгыятькә аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, шушы арада республикага прививкаларның яңа партиясе кайтарылачак.
– Вакцинага кытлык булуы көтелгән хәл иде. Без вакцинаның барлык төбәкләргә дә төрле күләмдә бүленгәнен аңлый идек. Билгеле бер вакытта ихтыяҗ булачагы да аңлашыла. Якынча 70 мең дозалык яңа партия көтелә, – дип аңлатты ул.
Лилия Галимовадан коронавируска бәйле чикләүләр турында да сорадылар. Билгеле булганча, берничә көн элек Мәскәүдә аларның кайберләре гамәлдән чыкты.
– Татарстанда чикләүләр кертү, аларны бетерү турындагы теләсә нинди карар бүгенге вазгыятькә карап кабул ителә. Бу берничек тә илнең башка төбәкләрендә ни эшләгәннәре белән бәйле түгел. Хәзерге вакытта Татарстанда андый чикләүләр күп түгел, – диде ул.
Сабак булыр. Лилия Галимова узган шимбәдә башкаладагы митингны яктырткан журналистларның тоткарлануын шәрехләде. Аның сүзләренчә, аларның берсенә карата да беркетмә төземәгәннәр. Шулай да киләчәктә мондый хәлләрдә калмас өчен алдан уйларга кирәк булуын белдерде ул.
– Минемчә, бу барыбыз өчен дә сабак булыр. Редакция җитәкчеләренә дә сорау бар. Алар алдан Эчке эшләр министрлыгы белән сөйләшеп куя ала иде, журналистка эшләргә комачау итмәсләр иде. Кызганыч, мондый штаттан тыш вакыйгалар хокук саклау органнары хезмәткәрләренә урында ук кешенең шәхесен ачыкларга, документларны тикшерергә мөмкинлек бирми, – диде Лилия Галимова. – Ә тоткарланган кешеләрнең эше судта бәяләнәчәк. Без беркайчан да хокук саклау органнары эшенә бәя бирмәдек. Гомумән, бәя бирү – безнең эшнең асылы түгел.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү