Рөстәм Миңнеханов: «Без иң беренче чиратта республика халкы турында уйларга тиеш»

2020 елда Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталыннан республика халкының яртысыннан артыгы файдаланган. Сервис минут саен 448 кешегә хезмәт күрсәтә, ә һәр дүртенче гаилә аңа ТКХ өчен түләүне ышанып тапшыра икән. Бу турыда Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр иттеләр.

Сервисның иң актив кулланучылары Саба, Тукай, Теләче, Аксубай районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яши.
– Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: электрон хезмәтләр форматы ришвәтчелек күренешләренең санын бермә-бер киметә, – дип белдерде министр Айрат Хәйруллин.
Бүгенге көндә республиканың ИТ-тармагында 41 мең кеше хезмәт куя, 2973 компания исәпләнә. ИТ-белгечнең уртача хезмәт хакы 50 мең сум тәшкил итә, бу узган ел күрсәткечләреннән сигез процентка артыграк икән.
– 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда федераль салым ташламалары белән беррәттән, «кІТык» – республикага ИТ-компанияләрне җәлеп итү һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча яңа программа гамәлгә керде. Әлеге программа һәр районда ИТ-тармакны үстерү өчен шартлар тудыруга да юнәлтелгән, – дип аңлатты министр.
– Кадрлар әзерләү ИТ-өлкәдә төп юнәлеш булырга тиеш. Иннополис һәм Мәгълүмати технологияләр техникумына гына карап тору дөрес түгел, белгечләрне махсус яңадан укыту курслары, программалар белән тәэмин итәргә кирәк, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов.
Айрат Хәйруллин республикада онлайн-сәүдә белән шөгыльләнергә теләүчеләргә ярдәм максатыннан «Оn-line эшмәкәр бул» программасын башлап җибәрергә дә тәкъдим итте. Программа «KazanExpress» сервисы белән берлектә тормышка ашырылыр дип көтелә.
– Әлеге программа цифрлы икътисадка 10 меңнән артык кешене җәлеп итәргә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез, – диде ул.
2020 елда «Цифрлы икътисад» федераль программасы кысасында 1680 республика мәктәбе тизйөрешле оптик интернетка тоташтырылган. Өстәмә рәвештә, республика акчасы хисабына федераль программага кермәгән һәм нигездә авыл җирендә урнашкан 499 белем бирү оешмасы да яхшы интернет белән тәэмин ителгән.
– Без иң беренче чиратта республика халкы турында уйларга тиеш. Төрле сервислар булдыру, яхшы интернет белән тәэмин итү генә җитми, һәр яңалык вакытында гамәлгә куелырга, тиешенчә эшләргә тиеш. Бигрәк тә авылда яшәүче халыкка игътибар юнәлтергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
2021 елда «Мин – мәктәп укучысы», «Минем субсидияләр», «Ярдәм», «Мин төзим», «Локоло» сервисларын үстерү өстендә эш дәвам ителәчәк. Министр сүзләренчә, аларның эшләү мөмкинлекләрен яхшырту һәм республика территориясендә таратуга игътибар юнәлтеләчәк. Министрлык Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына татар телендә яңа ИТ-проектлар булдыру бурычын да куйган.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү