Гаврошның урыны – алгы сафтамы?

Бу юлларның авторы 2005–2011 елларда һәм аннан соң да кешелек җәмгыяте үсеше спираленең котылгысыз рәвештә урам бәрелешләренә, канлы фетнәләргә алып киләчәге турында татар һәм рус телләрендә дистәләп язма бастырган икән.

2009 елның августында, мәсәлән, болай дип язганмын: «Алдагы елларда икътисади кризис экологик катастрофалар, табигый катаклизмнар белән үрелеп барачак, үз нәҗесләренә баткан адәм балалары шашына башлап, бер ярдан икенче ярга ташланачак, зур югалтулар, миллионнарның әрнеп үрсәләнүе, яшәешнең торган саен куркыныч төс ала баруы күзәтеләчәк. Шик юктыр, болар барысы да кешелек җәмгыяте югалтулардан тәмам алҗып, үз-үзенә «инде нишләргә?» дигән сорау куйганчыга кадәр дәвам итәчәк». Бер дә күңелле фараз түгел, шулай бит?..

2011 елның 24 маенда рус телендә басылган язмама «Ахырзаман фетнәсе» (Смута последних времен) дип исем куйганмын. Рус телендә шул сүзләрне язсагыз, эзләгеч интеренттагы шул язмага алып барачак сезне. Ул язмада мөселманнарны дөнья буйлап җәелә барачак фетнәгә катнашмаска өндәгәнмен, пәйгамбәрнең (саләллаһу галәйһиссәлам) иман әһелләрен шундый фетнә чыкканда, кылычларны ташка бәреп ватарга, ягъни үзара бәрелешләрдә катнашмаска өндәгән хәдисен китергәнмен. Ул язманың басылганына ун елга якын вакыт үтте инде, «гарәп язы»ннан башланган фетнә, илдән-илгә җәелеп, карт Европаны чолгап алды, очкыны океан артындагы Америкага кадәр барып төште.

Франциядә сары жилетлар фетнәсенең дүртенче дулкыны башлангач, «Ватаным Татарстан»да: «Париждан Мәскәү күренәме?» дигән сорау куйганмын, «Проблемаларның тәңгәллеге россиялеләр йөрәгендә кайнап яткан вулканның да кайчандыр бер атачагына ишарә итә кебек», – дип язганын. Бу озын керешнең морале шундый: беренчесе, фетнә – ахырзаман фетнәсе – котылыгысыз рәвештә барлык илләрне дә чолгап алачак һәм торган саен куркыныч һәм ерткычрак төс ала барачак; икенчесе, ул фетнәдә катнашырга ярамый. Ахырзаман илчесе тагын бер нәрсәне искәртә: кан белән сугарылган протест хәрәкәте озак еллар буе барачак, ул фетнәдә «балалар үсәчәк, өлкәннәр картаячак»…

Телефоныма сәгать саен диярлек төрле илләрдә бара торган социаль давылның канлы күренешләрен чагылдырган видеохәбәрләр явып тора. Менә Нидерландтан хәбәр итәләр: «Шәһәр урамнарында радикаллар үзләре ясаган яндыргыч җайланмалар ярдәмендә автомобильләрне шартлаталар, күперләргә ут төртәләр…» Дөнья илләрендә көрәш торган саен кискенрәк төс ала бара, «пролетариат коралы» буларак кулларга урам ташлары гына түгел, петардалар һәм «молотов коктейльләре» тотыла. Полиция дә кимен куймый: чатнама салкында ярсыган халык өстенә су коела, күз яшен агызучы газ сиптерелә, тавыш-яктылык гранаталары шартлатыла… Бер Минскида гына түгел, Европа шәһәрләрендә дә шул хәл. Ун ел элек башланган фетнәдән әле дә котылмаган Тунис һәм Ливияне мин искә дә алып тормыйм. Ливиядә һаман да авыр техника һәм очкычлар кулланып, чын сугыш алып барылганын һәркем белә.

Россиядә 23 гыйнвар вакыйгалары һәм аларга әзерлекнең барышы да раслый: протест радикаль төс ала, аны корбаннар таләп итә торан дәрәҗәгә җиткерергә тырышалар һәм иң аянычы: өлкәннәргә дә катнашырга рөхсәт ителмәгән вакыйгаларга балаларны тартып кертү омтылышы киң җәелә. Тормыштан риза булмаган һәм ярсыган халык белми, әлбәттә: революцияләрнең сценарие җылы һәм тын кабинетларда, каһвә йотып һәм кулга сигара тотып языла. Урам хәрәкәтенең әллә ничә төрле моделе эшләнгән һәм сыналган инде. Һәм бүген дә сынала.

Революциягә балаларны катнаштыру моделе бик күптәннән килә. Франциядә 1832 елның июнь восстаниесендә һәлак булган Гаврош образы Виктор Гюго каләме ярдәмендә символга әверелдерелде. Әмма балаларны күпләп һәм «пачкалап» өлкәннәрнең урам көрәшенә тартып кертү һәм алгы сафларга бастырып, аларның зәгыйфь җилкәләре артына посу беренче тапкыр 2018 елның язында әрмән революциясендә кулланылды һәм чарланды. Ул чакта без «Ватаным»да язганбыз: «Рәсми Ереван өчен соңгы чара хәрбиләр фетнәсенә караганда да куркынычрак иде, чөнки Әрмәнстанда язылмаган канун бар: чит кеше баласына кул күтәрергә ярамый. Социаль челтәрләр тын калып көтте: полиция яшьләргә күсәк күтәрерме? Бер баланың борыны гына канаса да, куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде».

Нәкъ менә шундый формуланы Россиядә соңгы урам протестларында куллануның киң омтылышы күзәтелде. Социаль челтәрләр үсмерләрне урамга чакырдылар, фетнәдә ни рәвешле катнашырга икәнен өйрәттеләр. Кыскасы, вәхши төс алып баручы урам хәрәкәтләрендә бүгенге көн гаврошларын тәрбияләү һәм катнаштыру, аларны алгы сафка бастыру хыялы үстерелде. Бу хыял массакүләм рәвештә тормышка ашырылса, рәсми хакимият, чынлап та, кыен хәлдә калачак; алардан да бигрәк балаларның тормышы куркыныч астына куелачак иде. Кемнәрнеңдер сәяси амбицияләре хакына балаларны корбан итүгә омтылыш – кешелексез һәм астыртын гамәл ул.

Соңгы елларда төрле илләрдә барган урам протестлары тәҗрибәсе шуны күрсәтә: вакыйгаларның кызган бер мизгелендә мәйданга җинаятьче-уголовникларны чыгаралалар. Төсле революцияләрнең җылы кабинетларында эшләнгән методикасында ул каралган. Бу инде көрәшнең иң канлы һәм хәлиткеч мизгеле була. Үз баласын яраткан һәм аның киләчәге өчен кайгырган кайсы гына әти-әни аны шундый кайнар утлы таба өстенә этеп кертер икән?

Революцияләр гадәттә идея хакына башкарыла. Үткән гасырның сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башы түнтәрелешенең идеясе нинди иде, мәсәлән? Көнбатыш безгә булышачак. Шул идея хакына түнтәрелеш ясалды, Россиянең табигый байлыкларын Көнбатыш гигант тузан суыртыкыч урынына суыртты. Әмма булышу дигәннәре әлегә кадәр күренмәде. Менә бу соңгы урам кузгалышында нинди идеяне байрак итеп күтәрәләр? «Матди яктан тәэмин ителгән ирекле кешеләрнең Россиядәге матур тормышы» дип тәрҗемә иттем фетнә идеологларының язмасыннан өзекне. Бу идея фетнә ярдәмендә тормышка ашачакмы? Тарихта бер генә революциянең дә халык өметләнгән нәтиҗәләргә китергәне юк әле. Ахырзаман фетнәсе дә андый җимешләр бирмәячәк, әлбәттә.

Без Һиндстандагы бер мөселман галименең бәяләр котырынуга һәм матди бөлгенлеккә каршы рецептын язган идек моннан ике ел ярымнар тирәсе элек. Шуны тагын бер кабатлыйк: «Демонстрацияләр – ялган тарафдарларының гамәле ул. Кешеләр һәм әйберләр Аллаһ каршында бер үлчәүнең ике тәлинкәсе кебек. Кешенең Аллаһ каршындагы кыйммәте иман һәм изге гамәлләр ярдәмендә үсә икән, әйберләрнең бәясе төшә. Кайчан инде Аллаһ каршында  кешеләрнең кыйммәте гөнаһлар сәбәпле кими, ул чагында әйберләрнең бәясе үсә, безне кыйммәтчелек чолгап ала. Шуңа күрә кыйммәтегез үссен дисәгез, изгелекләр кылып, Аллаһ каршындагы бәягезне арттырыгыз».

Кешеләрнең гамәле хәл итә барысын да. Күпчелек изге гамәлләр кылу юлында булса, алар белән тираннар һәм гаделсез түрәләр идарә итми, хакимият алышына. Кешеләр имансызлык һәм гөнаһ тарафдарлары икән, бар балаларны көрәш юлында корбан итсәк тә, түрәлеккә бер караклар урынына икенчеләре генә киләчәк. Карагыз әнә 2013–2014 елгы украин мәйданына. Мәйдан җиңде, коррупционерларны коррупционерлар алыштырды. Балалар җилкәсендә хакимияткә килгән Пашинянны әрмәннәр ничек хакимлектән куып төшерергә белми гасабиланды. Мисалларны күпләп тезәргә була. Протест хыялларны тормышка ашырмый, яраларны тирәнәйтә генә. Ышанмасагыз, иң яңа тарихны тагын бер тапкыр күздән кичерегез. Әнә кыргызлар, бертуктаусыз бер түрәне төрмәдән тартып чыгарып, тәхеткә мендерә дә тәхеттәгесен таш капчыкка тыгалар. Үч алына, әмма тормыш уңай якка үзгәрми.

                                                         Рәшит Фәтхраманов 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү