Ялларда һава торышы нинди булачак?

Киләсе ялларда, 30-31 гыйнварда, Татарстанда һава торышында үзгәрешләр көтелә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, гыйнварның соңгы ике көнендә болытлы һава, җепшек кар явуы һәм урыны белән буран булуы көтелә.

Төнлә 3-8 градус салкын, көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.

Җил көньяктан, аның тизлеге көчәеп, 17 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин. 31е көнне җилнең тизлеге урыны белән20 метр секундка кадәр җитүн ихтимал.


Фикер өстәү