Яман шеш белән авырган Алинә Низамиева: «Мин авыруыма рәхмәтле»

Бер ел элек Алинәнең тормышы асты өскә килә. Табиблар аңа «яман шеш» дигән диагноз куя. Баштарак югалып калган кебек булса да, ул үзен кулга ала: авыруга бирешми, чир белән көрәшә башлый. Яшисе килү теләге җиңә! Берничә курс химия терапиясе уза. Шушы көннәрдә килгән анализлар нәтиҗәләре дә сөенерлек, хәле алга таба. Алинә хәзер үзе кебекләргә ярдәм итә башлаган. Күңел халәтен үзгәртергә, тормыштагы һәр мизгелне дөрес кабул итәргә, үзеңне яратырга өйрәтә.

Үзең теләгәнчә яшә!

Алинә әнә шулай дип киңәш бирә. Һәр баланың үз фикере, үз сүзе булырга тиеш ди.

– Кечкенә чагымда яратыр урынга әти мине кыйный иде. Кул күтәрергә генә торды. Шуннан нинди рәхәтен тапкандыр – белмим, башта суга, аннары кара янган урыннарны каплар өчен, озын җиңле кием алып бирә иде, – дип, искә ала үткәннәрен Алинә. – Әтинең кеше арасында дәрәҗәсе зур булды. Шуңа да без түзеп яшәдек. Бөгелмә зур шәһәр түгел, кеше сизмәсен, дидек. Мине кыйнаганда, әни дә сүз әйтә алмады. Шулай өйрәнелгән. Гаиләдә әти сүзе генә сүз иде. Әни әти өчен барысын да эшләде. Кая анда каршы сүз әйтү, мине яклау… Ә мин шулай тиештер дип кабул итә идем. Иң авыры үсмер чакка туры килде. Мәктәп дискотекасыннан соң мине көчләделәр. Ул чакта миңа – 14 яшь. Бозылып йөргән кыз түгелмен. Бу очрактан соң миңа бармак төртеп күрсәтәләр иде. Әти-әни дә миннән ваз кичте, дусларым да калмады. Ялгыз идем. Бу хәлләр әнине дә үзгәртте. Ул башы-аягы белән дингә чумды. Мин исә, кырын карашлардан туеп, дөньяны ташлап китәргә дә әзер идем. Әллә ничә кат үземә кул салмакчы булдым. Үлем хакындагы уй башымнан китмәде. Җаныма тынычлык таба алмадым. Мине аңлаучы булмаганнан бәргәләндем. Өйдә дә, мәктәптә дә читен иде. Әти белән әни мине Казанга психоневрология хастаханәсенә алып китте. Янәсе, шулай итеп тынычландыралар. Табиблар күп итеп дару язып бирде дә, без өйгә кайтып киттек. Тик дарулардан файда күрмәдем. Алар мине тәүлекләп йоклата иде.

Алинәгә  күңел төшенкелегеннән берни булышмый. Ә бит үзе әйтмешли, шулчакта әтисе белән әнисенең бер җылы сүзе, яратуы җитәр иде. Юк! Кыз назга сусап яши. Үзен бер генә тапкыр булса да яратсыннар иде дип хыяллана. Бәлки, үз-үзен тотышы белән игътибар да сорагандыр. Тик әтисе белән әнисе башкача уйлый. Алар, кызлары мәктәпне тәмамлауга, бер карарга килә: кияүгә бирергә. Әнисе диндә булгач, иртә никахны хуплый гына. Шулай итеп, кызларын тиз генә кияүгә озаталар. Алинә күңеленә каршы бара. Әти-әни  кушкач, башкача булмый, риза булып яши башлый. Кияүгә чыгуга, әнисе бала алып кайтырга үгетли башлый. Өч айдан кыз авырлы икәнен әйтә. Тик  яшьләр бер-берсен аңламый. Ир хатынга кул күтәрә. Алинә, баласын алып, аерылып кайта. Хәзер инде кулындагы сабые яшәргә көч бирә.  Ялгыз бала үстерү жиңел булмый, ул төрле эшләрдә эшли.

Бәхет эзләп – Казанга

23 яшендә Алинә, баласын әнисенә калдырып, Казанга чыгып китә. Банкка эшкә урнаша. Тик бик тазара, 78 килограммга җитә. Ирләр аңа борылып та карамый. Яшь хатын үзгәрергә карар кыла. Әкренләп ябыга башлый. Бераз акча эшли башлагач, кызын үзе янына күчерә. Бер егет белән таныша. Егет озак көттерми, аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Уртак сабыйлары тугач, ир белән хатын арасы бозыла. Гаиләдә акча җитми башлый. Алар аерылыша.

– Казандагы фатирымны калдырып, кире Бөгелмәгә кайтып киттем. Фатирымда кешеләр тота башладым. Мин күченеп кайтуга, әти әнине ташлап чыгып китте. Ул киткәч, хәтта аның туганнары да бездән баш тартты. Әни бернәрсәсез яшәп калды. Гомерен бары тик әтигә багышланган әнине бу хәл аяктан екты. Ул тирән депрессиягә китте. Аның яшисе килмәде. Менә шулчакта мин әти ролендә калдым. Ике баланы һәм әнине карау минем өстә иде. Каян акча табарга, тормышны ничек алып барырга? Тормышны өстерәүче атка әйләндем, – ди Алинә.

Авырлыклар аны тагын да ныгыта. Ул көчле булырга өйрәнә. Тышкы кыяфәтен тагын да үзгәртергә карар кыла һәм спорт белән дуслаша. Кечкенә баласын алып, кабат Казанга күчә. Спортка кереп китә, тренер булып эшли башлый. Үзе ябыккач, башкаларны да шуңа өнди. Тик акча һаман җитми.  Аңа дәресләргә йөргән кызлар ярдәм кулы суза. Кибеттә эшләүчеләр саклану срогы чыккан азык-төлек бирә, баераклары акчаны артык түли. Алинәнең тормышы бераз җайланып китә. Аннан тагын бер хыянәт кичерә…

– Менә шулчакта мин үземне югалтканымны аңладым. Һәм эзләнә башладым. Йога, медитация һәм психология белән кызыксындым. Соңгы 5 елда минем күңелемдә чистарыну бара. Мин әкренләп үземне тыңлап яшәргә өйрәнә башладым. Иң беренче итеп әти белән әнине кичердем. Беләсезме, ничек авыр ул?! Йөрәк бәргәләнә, елыйсың. Әллә кайчангы яралар яңара. Психология укый башлагач, мин бөтенләй дөрес яшәмәгәнемне аңладым. Кеше өчен борчылып яшәү нигә кирәк булган икән миңа?  Гел башкаларны уйладым бит. Башта әти белән әни кушканны тыңладым. Ә алар мине ишетмәде дә. Шунда нигә каршылык күрсәткәнемне, ник елаганымны сораган булсалар… Өченче баламны югалтуны да авыр кичердем. Күңелдә башкаларга үрнәк булырга дигән теләк уянды, – ди ул.

Үпкәләмәгез!

Алинә яман шешнең килеп чыгуына… сөенә генә:

– Мин әле тормыш арбасын тартудан туктамас идем. Авыру миңа сигнал булды. Организмым арып, үзе турында чаң какты. Ә бит 29 яшемә кадәр бер тапкыр да авырмаган кеше мин. Хәтта грипп белән дә ятканым юк иде. Беренче барган хастаханәм онкология диспансеры булды. Диагноз куюга, «Нишлим икән?» дигән сорау туды. Лимфа төеннәрендә – 4 нче стадиядә яман чир. Дусларым чит илгә барып дәваланырга үгетли башлады. Акча да җыймакчылар иде. Мин риза булмадым. Каядыр барып дәвалану түгел, авыруның ни сәбәпле килеп чыкканын ачыклау кирәк иде миңа. Моның өчен күңелне дәвалау кирәк.  Бу хастаханә уйларымны тәртипкә китерде. Үземә каршы барганга, яман чир килеп чыккан. Иң авыры хастаханәгә килгәч, компьютер томографиясе узу иде. Үземчә җиңел генә әйбердер дисәм, булмады. Мин аны авыр кичердем. Беренче химиягә кергәндә инде, үземне психологик яктан әзерләгән идем. Миңа дигән ике савыт даруны күреп алдым. Шул сыеклыкларның миндәге яман чирне бетерәсенә ышана идем. Шулай дип күзалладым да. Хәзер кан тамырларына кергән дару миңа ярдәм итәчәк, дидем. Бәлки, мине сәер диярләр. Әмма без, кешеләр, күңел халәтен белмибез. Үзебезнең энергияне дөрес кулланмыйбыз. Үпкәләп, ачу саклап, үзебезгә зыян салабыз. Ә бит кайчак үзеңә булган карашны үзгәртү дә җитә. Онкология авыруының кайда килеп чыгуы төрле хисләргә җавап бирә. Организм чир аша үзен яклый. Мин авыруыма рәхмәтле. Әгәр ул булмаса, үземне ишетмәс идем.

Алинә химия терапиясе алганнан соң, анализларын тикшерткән. Күрсәткечләре бик яхшы.

– Әлеге вакытта олы кызым әнием белән Бөгелмәдә яши. Аңа – 11 яшь. Кечесе минем белән Казанда. Аңа – 5 кенә яшь әле. Мин исә хәзер яман чир белән көрәшүче кешеләргә психологик ярдәм күрсәтәм. Алар белән эшлим. Бу җиңел эш түгел. Озак эшләргә кирәк. Мәсәлән, эшмәкәр уңышын тиз күрә. Табыш ала башлый. Ә психология буенча эшләр өчен бик тә түземлек кирәк. Аның каравы, аннары җиңел. Син бөтенләй башка дөньяга эләгәсең. Андыйлар өчен бер оешма төзисем килә, – ди Алинә. – Үпкәләрне онытып яшәр өчен нишләргә соң? Иң элек бөтен кешене гафу итәргә кирәк. Ни өчен уңышсызлыклар, ни өчен хәсрәт, авыру килә – боларны ачыклау, тамырын табу мөһим. Кешеләр, авыруны уйлап, аңа чума. Ә сәбәбен белә алмый. Шуңа да терелергә көче калмый. Үзеңә еш кына «Мин нәрсә телим, кем мин, нәрсә эшли беләм?» дигән сорауны бирегез. Үзегез теләгәнчә яшәгез. Башкалар ни әйтер дигән уегыз бөтенләй булмасын. Бу – сезнең тормыш. Аны сез үтәсез! Үзең белән эшләү белгечтән башка мөмкин түгел. Шуңа да кешеләр психологка йөрергә оялмасын иде.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү