Вирустан куркып, зәгыйфь кала күрмәгез: имгәнеп һәм сөяк сынып өйдә «дәваланучылар» арткан

Аяк астына гына түгел, баш өстенә дә карап йөрер чак! Имгәнү-җәрәхәтләнү очраклары белән эшләүче табиблар шулай дип кисәтә. Кыш башында халык, нигездә, таеп егылулар аркасында имгәнгән булса, соңгы арада ишеп яуган кар яңа баш бәласе өстәгән. Республикада түбәдән төшкән кар астында калып җәрәхәтләнүчеләр саны арткан. Түбәдән кар төшергәндә имгәнү очраклары да бар.

«Хәзерге вакытта бездә шундый хәлгә тарыган дүрт кеше дәвалана. Алар барысы да 3–4 метр биеклектән егылып төшкән. Умыртка баганаларына зыян килгән», – ди Республика клиник хастаханәсенең 2 нче санлы нейрохирургия бүлеге мөдире Валерий Игнатьев. Атна саен республика травмпунктларына төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән 150–200ләп кеше мөрәҗәгать итә.
Кыш көне алынган тән җәрәхәтләре турында сөйләгәндә, табиблар елның-елында тюбинг, «ватрушка» дип йөртелгән җайланмаларда тау шумаска киңәш итә. Алар аркасында алынган тән җәрәхәтләре, хәтта үлем очраклары (!) турында да даими ишетеп торабыз. Быел да шулай. «Соңгы арада тюбинг, «ватрушка» кебек җайланмалардан балалар гына түгел, ата-аналар да, бигрәк тә хатын-кызлар зыян күрә башлады. Ватрушкадан чыгып очканда сөяк сыну, баш мие селкенү куркынычы арта», – ди белгечләр.
Шунысы гаҗәп: вирус йоктырудан куркып, табибка ярдәм сорап баручылар кимегән. «Узар әле, дип тынычлап йөрергә ярамый. Хәзер безгә кайчандыр имгәнеп, тән җәрәхәте алганнан соң вакытында табибка мөрәҗәгать итмәүчеләр килә башлады. Күбесенең яралары дөрес төзәлмәгән, сөякләре дөрес ялганмаган. Вирустан саклану чараларын күрсәң, бернидән куркасы юк», – дип киңәш бирә башкаладагы 18 нче шәһәр клиник хастаханәсенең амбулатор травматология үзәге мөдире Марат Гайфетдинов.

Табиблар кыш көне имгәнү-җәрәхәтләнүләрдән саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга чакыра:
1. Урамда йөргәндә уяулыкны югалтмагыз! Аяк астына гына түгел, баш өстенә дә карап йөрер чак!
2. Юлдан барганда егылсаң, түбәдән төшкән кар астында калсаң, иң беренче чиратта артык хәрәкәтләр ясарга тырышмагыз. Сынган урынны селкетергә ярамый! Яныгыздагылардан «ашыгыч ярдәм» чакыртуларын сорагыз. Балагыз урамнан кергәч баш әйләнүдән зарланса, тәнендә шешкән, кара көйгән урыннар булса, аягына баса, кулына уенчык тота алмаса да кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
3. Кышкы аяк киеме таймый торган, яссы табанлы булырга тиеш. Хәзер аяк киемне таюдан саклый торган махсус җайланмалар да сатыла. Аяк киеме астына шуларны беркетсәгез хәерлерәк. Баланың кышкы аяк киеме исә җылы да, уңайлы да булырга тиеш. Аның үкчәсе 1 сантиметрдан артмаса, 1 размерга зуррак булса, хәерле. Артык биек аяк киеме баланың табанына зыян салса, кысып торганы аякны тиз туңдырачак.
4. Егыла башлауны сизүгә, тиз арада утырырга кирәк. Бөтен гәүдә белән егылуга караганда, утырган очракта җәрәхәт алу куркынычы азрак. Умырткалыкны җәрәхәтләүдән саклау өчен аркага түгел, ян-якка егылырга тырышыгыз.
5. Кыш көне башлык киеп йөрүчеләр салкын тиеп авыруга гына түгел, имгәнү-җәрәхәтләнүләргә дә сирәгрәк бирешә.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: vrubcovske.ru


Фикер өстәү