Телләрне саклауга 246 миллион сум акча тотылачак

Ике ел эчендә Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасына 246 миллион сум тоту планлаштырыла. Хокукый мәгълүматлар рәсми порталына бу җәһәттән тиешле карар урнаштырылган. «2014–2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасын Татарстан бюджеты средстволары хисабына финанслауның гомуми күләме 1270,689923 миллион сум тәшкил итә», – диелә документта. Шул ук вакытта 2021 һәм 2022 елда программага 123,41әр миллион сум бүлеп биреләчәк. Программада 7 төп бурыч билгеләнгән. Шулар арасыннан – Татарстанда татар һәм рус телләрен үстерүгә ярдәм итү, тел сәясәте законнарын камилләштерү һ. б.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү