Наил Шәрифуллин: Без бөек ил түгел, без бары – зур ил

Югарыдагылар безгә ватанпәрвәрлек, аның зарурлыгы хакында сөйләргә ярата. Тик күпсанлы гаделсезлекләр җанга тигәндә, тормыш авырайганда, милләт тикле милләтләр дәүләт төзүче (государствообразующий) һәм төземәүче «квартирант» милләтләргә бүленеп яшәгәндә, патриотизмга урын күп кала микән?

Төш күрәм икән: күптән тансыклаткан Казан урамнары буйлап йөрим, имеш. Бар җирдә дә ниндидер бәйрәм рухы, күтәренкелек сизелә, һәммә кеше шат күңелле, көләч, мөлаем. Иң гаҗәбе шул – бар кеше үзебезнең телдә, татарча гына сөйләшә. Өлкән туган теле ишетелми диярлек. Ишегалларында бала-чага татарча чыр-чу килә, кибетләрдә сатучылар үзебезчә чатнап тора. Диварлар тулы татарча реклама. Автомобильләрдән агылган җырларга тиклем барысы да Тукай телендә. Мин чиксез сөенәм, менә бит, безнең урамга да бәйрәм килде, дим. Ләкин аңлый алмыйм: ничек болай булган соң әле бу? Миңа аңлаталар: имеш, хәтсездән Мәскәүдән фәрман килгән булган, татар башкаласында халык татарча аралашырга, сөйләшергә тиеш, дигән. Имеш, татар михнәтне болай да күп чикте, безнең аркада һәрчак кыен ашады – теләкләрен үтик әле, бөтенләй бетәчәкләр бит, дигәннәр. Дүрт гасыр ярымлык җәбер-золым өчен гафу да үтенгәннәр хәтта. Фәрман яки административ рычаг үз эшен эшләгән (фәрмансыз без дә, өлкән агай да дәрмансызлар бит) – руслар, малай, татарчаны су урынына эчә. Урысча сораганга да татарча җавап бирәләр.

Миңа мәһабәт Милли университет бинасын, барлык фәннәрне үзебезнең телдә генә укыткан күпсанлы мәктәпләрне, техникум, көллиятләрне күрсәтәләр. Мондый хәлләрдән соң ихтыярсыз күзләр чылана, мин Мәскәүгә рәхмәтләр укый башлыйм, Президентка исәнлек сорап, Ходайга дога кылам. Менә ичмаса ирекле, гадел ил. Безне бәхетле иткән хөр Россия. Күңелдә бу илгә олы мәхәббәт кабынып, мондый Ватан өчен бер нәрсә дә, хәтта гомер дә жәл түгел бит, дигән фидакарь уйларга чаклы барып җитәм. Әмма… Ни кызганыч, шушы урында уянып китәм дә бар булган шатлыгым мизгел эчендә эреп юкка чыга. Реаль сурәтнең, бүгенге чынбарлыкның төшкә якын да килмәвен аңлыйм да күңелсез уйларга биреләм. Берничә минут кына элек, төштә булса да, мин ялкынлы патриот идем. Уянгач кемгә әйләндем? Теле җәберләнгән, милли мәгарифе бетерелгән халык вәкиленә. «Ватанпәрвәрлек» дигәндә дәшми калучы кешегә…

Туган илне, Ватанны яратырга кирәк, дип тәрбияләделәр безне. «Иң матур ил, иң батыр ил Советлар иле генә», – дип җырладык без, сафларга тезелеп. Киноларда безнекеләр җиңгәнгә дөньябызны онытып сөенә идек. Сугышта татар шагыйрьләренең «Үлем турында уйлама, илең турында уйла», – дип башларын салуларын да тиңдәшсез батырлыкка санадык. Иң ихлас хисләр иде алар. Ватанны яратырга кирәклекне бүген дә яхшы аңлыйм. Ләкин… Ярату дигән әйбер, ягъни мәхәббәт ике яклы була ич. Син яратып та, Ватан сине яратмаса, бу хәлне ничек аңларга, ни дип кабул итәргә?

Яратасы килә. Ил өчен җаваплы кешеләрнең дә теләге шул ук – Ватанны яраттырасылары килә. Бездә генә түгел, башка илләрдәге югары җитәкчеләрнең иң югары теләк һәм хыялларының берсе – гади кешенең Ватанга үтә дә мөкиббән, хәтта гашыйк халәттә яшәве. Илгә тугрылыгы, ил белән горурлануы. Бу максат үтәлгән очракта ил, әлбәттә инде, бердәм һәм көчле, олы эшләргә, хәтта ки тиңдәшсез батырлыкка да сәләтле була. Аерым очракларда патриотлык көчен хәтта икътисади көч-куәт белән дә чагыштырып булмыйдыр. Чөнки югары дәрәҗәдәге ватанпәрвәрлек теләсә кайсы илне, якасыннан алып, теләсә нинди кыен хәлләрдән йолкып алырга сәләтле. (Мәсәлән, 1939–1940 елларда СССР белән Финляндия арасындагы «кышкы сугыш»та фин югалтуларының 5–6 тапкыр азрак булуын барыннан да бигрәк ул ил халкында булган, сугыш барышында бермә-бер арткан гаҗәеп дәрәҗәдәге ватанпәрвәрлек белән аңлаталар.)

Чын, ясалма булмаган патриотизм тудыру җиңел түгел. Аның өчен чагыштырмача гадел, тормыш сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булган ирекле җәмгыять төзү кирәк. Андый җәмгыять тудыра алмаганда нишлисе? Әлбәттә, пропаганданы, үгет-нәсихәтне эшкә җигәсе. «Бөеклек» дигән бәяләмә уйлап табасы, альтернатив фикерне тыясы. Әмма бу – мәҗбүри ватанпәрвәрлек. Ихлас патриотизм белән аның бер уртаклыгы да юк. Өстән төшерелгән, үзәк каналлардан тукылган ватанпәрвәрлекнең тагын бер начар ягы – ул шовинизм дигән җенне чүлмәктән тартып чыгару сәләтенә ия. Ә бу – күпмилләтле илдә милли низагларга саллы сәбәп.

Бөеклек, дигәннән. Аерым сәясәтчеләр, пропагандистлар яраткан шушы сүз Россиягә туры киләме соң? Әлбәттә, юк. Ярлы, мәгълүматсыз халыкны илнең бөеклеге дигән ризык белән беркадәр вакыт туендырып торып буладыр да бәлки. Тик гомер буе түгел. Интернет заманында яшибез. Шул сәбәпле, Россиянең элекке, бүгенге бөеклеген, башка илләрдән өстенлеген, күпчелек халык теләсә дә, күрми, хәтта киләчәк бәхетенә дә ышанып бетми. Без бөек ил түгел, без бары – зур ил. Болар икесе ике сыйфат. Ә бөек тетрәнүләрне, тарихка күз салсак, күрү авыр түгел. Бу җәһәттән тарихка кагылып тормастан, Пушкин замандашы, русның олы фикер иясе Петр Чаадаев язганны гына китерәсе килә: «Русларның тарихи миссиясе – башка милләтләргә ничек яшәргә ярамаганлыкны күрсәтү». Катгый әйтелгән, әмма дөрес түгел, дип әйтү авыр…

Патриотизм, ватанпәрвәрлек дигәндә, үз халкын яраткан теләсә кайсы татар кешесе өчен исәп ноктасы (точка отсчета) – милләтнең, аның теленең, мәгарифенең бүгенге хәле. Толерантлыгыбыз, илгә тугрылыгыбыз бәяләнмәгәндә, безне урыслаштыруда кайберәүләр үзләре өчен гөнаһ күрмәгәндә, татарга ватанпәрвәр булу авыр.

Күпсанлы яисә көчле булуыңа  карап кына сине «кеше рәтенә» кертү чын ватанпәрвәрлек тудыра алмый гына түгел, ахыр килеп, илне барыбер көчсез итә. Шушы гади закончалыкны тиешле кешеләр аңласын иде.

Наил Шәрифуллин


Наил Шәрифуллин: Без бөек ил түгел, без бары – зур ил” язмасына фикерләр

  1. Заманында Татарстаннан читтәге татар авылларындагы мәктәпләрдә укыту эшләрен рус телендә генә алып баруны тормышка ашыруда зур тырышлык күрсәткән «активист-энтузиастлар»ның барсе, оптимизация афәте башлангач татар мәктәпләрен юкка чыгарып, балаларны рус авылларына йөртә башлаганда, йөрәге әрнүенә чыдый алмыйча, сагышлы бәет тә иҗат иткән иде («Килде болыт -, качты кояш» дип аталган иде шикелле). Халык язмышы белән шулай шаярырга ярамаганны «активист»ларның барысы да шундый дәрәҗәдә аңлый алды микән?
    Авторның төш күрүе аркасында булган уйланулары төрле төбәкләрдә таралып яшәгән милләттәшләребез өчен дә бик мөһим.

Фикер өстәү