Казанда Бауман урамында эшләүче аниматорларны зур үзгәрешләр көтә. Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Абзалов сөйләде.
Сүз зебр, атлар һәм башка хайваннар костюмнарында эшләүче аниматорлар турында бара. Алар Казан халкына һәм кунакларына уртак фотосурәтләр ясарга тәкъдим итү белән шөгыльләнә. Аниматорларга костюмнарны Татарстан башкаласы символларына алыштырырга тәкъдим ителәчәк, мәсәлән, Зилант һәм Сөембикәгә.
«Төбәкне өйрәнүчеләр һәм җәмәгатьчелекнең моны ничек күрүләре турында сөйләүләре бик мөһим. Чөнки Казанның үз тарихы бар, — дип Абзаловның сүзләрен китерә «Татар-информ». Утырышка шулай ук аниматорларның үзләрен дә чакырганнар, тик аларның берсе дә килмәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat