Ул безнең өчен кем?

Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, язучы:

– Миңа калса, илгә кайткач, Навальныйны кулга алырга кирәкми иде.  Бу адымны  ялгыш дип  саныйм. Ни өчен икәнлеген дә әйтеп үтәм.  Гаделсезлектән интеккән кайберәүләр өчен ул корбан кебек булды. Аны герой итеп күрә башладылар. Төрмәгә дә утырткач, бик күпләрдә, ул гаделлек өчен көрәшкән икән, дигән фикер пәйда булды.  Халыкның төрлесе бар бит. Баш күтәрмичә интернетта утыручылар  шундагы тормыш белән генә яшиләр.  Яшь вакытта гаделлек мәсьәләсендә бигрәк тә максималист буласың. Җәмгыятьтә, чыннан да, проблемалар күп.  Менә шул гаделсезлекләргә ризасызлык, канәгатьсезлек, җаен туры китереп, Навальный белән бәйләнде дә инде.

Шәхсән үземнең аңа бер өметем дә юк.  Мәсәлән, коррупциягә каршы көрәшә ул, диләр.  Хәзерге Президентыбыз көрәшмимени? Һәрхәлдә, мин монда гайре табигый булган  берни дә күрмим. Навальныйның  милли сәясәт турында берни дә әйткәне юк. Гомумән, сәясәтче буларак мин аңа тискәре карашта.

Ут кабызу җиңел ул, сүндерүе генә авыр.  Теләсә нинди инкыйлабның нәтиҗәләрен без бик яхшы беләбез. Бөтен авырлык гади халык җилкәсенә төшә.  Шуңа күрә  революция юлы белән түгел, эволюция юлы белән барырга кирәк дип саныйм.

 

Айсылу Лерон, өч бала әнисе:

– Без күбрәк аңлату эшләре белән  түгел, ә тыю һәм куркыту эшләре белән шөгыльләндек бугай. Ә психологлар әйтүенчә,  балаларга ярамый дигән саен, аларның күбрәк күрәсе килә. Хәтта минем 9 яшьлек балам да кайдандыр ишеткән,  башта: «Әни, нәрсә була соң анда?» – дип аптыратты.  Аннан: «Анда бик куркыныч була икән, әни, анда чыга күрмә», – дип кайтып әйтте.  Югыйсә, шау-шу килеп чыкмаса,  ул белергә тиеш нәрсә түгел бит инде бу.

Минемчә, мондый хәлләрне булдырмас өчен дәүләт структурасы белән яшьләр арасында  элемтәне ныгытырга кирәк. Аңлату эшләре алып бару өчен әллә нинди мөмкинлекләр бар бит. Мин бу очракта Татарстан турында әйтмим.  Бездә оештыру эшләре башка төбәкләр белән чагыштырганда шактый көчле.  Хәзерге яшьләрне киләчәккә ышаныч булмау борчый.  Алар укып белем алу, эшкә урнашу, тормыш алып барырлык хезмәт хакы алу турында хыялланалар.  Бу бит – гап-гади фәлсәфә.  Мин митингка барган   яшьләр белән дә сөйләштем. Күбесе: «Без үзебез өчен генә чыктык», – диләр. Димәк, беренче чиратта яшьләрдә киләчәккә ышаныч тудырырга кирәк.

 

Лилия Галимҗанова, студент:

– Дөресен генә әйткәндә, мондый күренешләргә бик гаҗәпләнәм. Укыйм да, эшлим дә, шуңа күрә нидер даулап йөрергә вакытым да, теләгем дә юк. Канәгатьсезлек килеп туган чаклар булгалый инде ул.  Я эш табып булмый, я кинәт кенә коммуналь хезмәтләр артып куя… Әмма җитәкчеләрне алыштырып кына  бу җитешсезлекләр бетәр дип уйламыйм.  Безгә искене җимермичә,  яхшыларын сайлап алып,  шуңа яңаларын өсти белеп яшәргә кирәк.  Бу яктан караганда бездә вазгыятьне начар дип әйтмәс идем.  Мин аңлыйм, Навальный әнә шул проблемаларны хәл итә алмаучылар өчен этәргеч  кенә булды, ягъни бу махсус шулай эшләнде.  Шунысы кызганыч, күпләр, бигрәк тә яшьләр моны аңламый да калды.  Шул шау-шу белән, имеш, Навальныйны якларга дип көрәшкә күтәрелделәр, ягъни урамнарга чыктылар.  Ул безнең өчен кем, ниләр эшләде, аннан ниләр көтәргә була, вазгыятьне яхшырту өчен конкрет программасы бармы? Башта бит шул хакта уйларга кирәк иде.

Фәния Әхмәтҗанова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү