Самара өлкәсендә автобус катнашында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 12 кешегә кадәр арткан, дип хәбәр итте ведомствоның рәсми вәкиле Светлана Петренко.
«Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды һәм тагын 12 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды, аларның бишесе реанимациядә», — диелә хәбәрдә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кичке вакытта М5 трассасының 878 нче чакрымында рейс автобусы белән йөк машинасы бәрелешкән. Автобус Сызрань шәһәреннән Ульяновск өлкәсенә юл тоткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat