«Авыл кешесе карын да көри, бозын да вата, салкынына да сабыр итә»

Фермага сменага эшкә баручыларны исәпкә алмаганда, иртәнге дүрттә әле авыл өйләрендә тәрәзәләрдә ут күренми, кичен дә гадәттәгедән иртәрәк ятабыз… Әмма… Бу һич кенә дә авыл кышын йоклый дигән сүз түгел әле.

Дөрес, күпләр: «Җәй буе эшләгәннең әҗерен күрәбез, рәхәтләнеп йоклыйбыз. Ни дисәң дә, ул чор белән чагыштырганда, эшләр күпкә азрак, җиңелрәк», – дияр. Хәер, каланыкылар белән чагыштырганда авыл халкының күп булып тоелган кышкы йокысы да ташка үлчим генә булып кала. Кар көрәргә көрәге дә булмаган, шул сәбәпле, машинамны кар күмеп китте, йөреп булмый дип зарланучы каланыкылардан аермалы буларак, авыл кешесе кыш салкын, бозлы-карлы булырга тиеш дип кабул итә, карын да көри, бозын да вата, салкынына да сабыр итә…

Әй, авылда да элекке бураннар калмады бит инде, диючеләр булыр. Элекке кебек авыл өйләрен түбәсеннән күмә торган, «буран басыла инде, күршеләр күренә башлады» дигән бураннар юк анысы. Алайга китсә, шәһәрдә дә шул ук бураннар, шул ук салкыннар бит. Андагы кебек, буран булган, кар яуган саен тугыз-ун баллы «бөке»ләр булмаса да, авылның да – үз мәшәкатьләре, димәкче булам.

Шәһәрнекеләрдән аермалы буларак, эштән кайтып, якты, җылы фатирларга кереп утыру белән генә сала кешесе өчен кыш тәмамланмый шул, абзар тулы терлеге, кош-корты өчен үзеннән дә бигрәк хафалана ул. Буранлы, бигрәк тә үтә салкын көннәрдә аларга игътибары да, кадере дә күбрәк кирәк. Суның да җылырагын бирә, онын-печәнен дә мулдан сала, асларына да калынрак тарата. Ике ашатуга күнеккәннәр дә андый чакта мал-туар янында күбрәк булу җаен карый, өстәмә эш дип тормый, мәшәкатеннән курыкмый. Эре терлек кенә түгел, тавыкларын, эт-мәчесен дә башкача кайгырта ул андый көннәрдә.

Әнә кырык градуслы салкын төндә бер танышларымның сыерлары бозаулаган. Үзләре салкын абзарда сыер сакласа да, бозауларын… теге замандагы кебек өйгә кертергә мәҗбүр булганнар. Заманча, шәһәрчә ремонт ясалган өйләренә! «Төреп тә карадык, бозауны һич җылыта алмадык. Туңып үлә бит бу, дидек тә кухняга алып кердек, иртән көн бераз җылынгач кына чыгардык», – диләр.

Шәхси йортларда гына түгел, хуҗалыкларда да кыш әйләнәсе эш-мәшәкать бетеп тормый. «Кыш буе киләсе ел өчен эшлибез», – ди хуҗалык җитәкчеләре. Терлекчелектә генә түгел, игенчелектә дә ел әйләнәсе хезмәт куймасаң, уңышка ирешәм димә. Көзге эшләр бетүгә үк, авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау башлана, яңа елга кадәр төгәлләүчеләр дә бар. Ашлама туплыйлар, агу-химикатларга, яңа төр сортларга, техникаларга, тагылма машиналарга һәм башкасына заказлар-заявкалар бирәләр, иркенрәк чорда басуларның картотекасын яңарталар, кайсы басуга нәрсә чәчәсен планлаштыралар. Кемнәрдер тирес чыгара, кемнәрдер көзен басуларда калган эскертләрне ферма яннарына, кардаларга тарттыра… Теләгән кешеләргә бу чорда чираттагы яллар бирелә, ел саен йөзләгән кешене шифаханәләргә җибәрәләр… Болар барысы да иртә яздан кара көзгә кадәр эшләр яхшы барсын өчен эшләнә һәм бу уңайдан быелгы кыш та искәрмә түгел.

…Менә шулай яшәп ятыш. Зарланып язуым түгел, авылда кышын да тормыш кайный, диясем генә килә.

Гөлсинә Хәбибуллина


«Авыл кешесе карын да көри, бозын да вата, салкынына да сабыр итә»” язмасына фикерләр

  1. Аягын шапылдамаса, авызын чэпелдэмэй шул.
    Шулай карасан гына мал — туардан продукция алып була.

Фикер өстәү