Яшьлек хатирәләре турында сораштыруыбызны дәвам итәргә булдык. Бу юлы исә «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары белән студент чорына кайтып килдек. Барны уртак итеп, бер конспектны бишкә бүлеп, лекцияләрдә, зачет-имтихан дәверендә бергә сыналган якын кешеләр һәркемнең дә бар бит ул. Шул чакларның күңелле мизгелләрен Ренат ГАЛИӘСКӘРОВ белән кабат искә төшердек.
– Югары уку йортын тәмамлаганга 10 елдан артык вакыт узса да, без әлегәчә группадашлар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бер генә көнгә кайтып булса бу елларга, мин, һичшиксез, үзебез торган бүлмәдә барлык дусларны җыеп, нәкъ шул вакыттагыча роллтон токмачы ашап уздырыр идем. Кызыклы хәлләр дә күп булды. Күбесен кешегә сөйләрлек тә түгел… Кызармыйча сөйли алырлык хатирәләрдән менә ошбу хәл искә төште. Югары математика фәненнән безнең группаны күптәннән пенсиядәге, 70нең теге ягына чыккан керәшен булган бик укымышлы профессор Иван дәдәй Петрович укытты. Имтихан-зачетларда чыбыксыз колакчыннар куллану модага кереп киткән чаклар. Бу турыда Иван дәдәйгә дә ирештергәннәр булса кирәк. Чираттагы зачет вакытында озак кына каранып торганнан соң тотынды ике куллап Алевтина исемле кызыбызның колагындагы алкасына. «Бу синең колакчыннар!» – ди, өзми дә куймый да. Аудиториядән үк куа башлады. Көчкә тынычландырдык үзен. Өлкән яшьтәге кешегә аңлатып кара әле син. Иван Петрович хәзер инде мәрхүм. Урыны оҗмахта булып, искә алуыбыз дога булып барып ирешсен иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat