Риман Гыйлемханов: Дусларның елдан-ел китеп баруы гына күңелне борчый

Туган көн җиткәнен быел бераз шикләнебрәк көттем. Яшь чактагы кебек кунак җыеп, тостлар әйтешеп, шау-шу килеп утыра торган чаклар үтте, бар өмет – телефонда. Ә телефон аша котлаулар елдан-ел кими бара. Бу яшь барган саен дуслар даирәсе тараю белән бәйле.

Шулай итеп, телефон шалтыраганын көтеп утырам, төш җиткәнче җиде кеше шалтыратты, болар – иң якын дуслар инде. Хезмәттәшләрем турында әйтеп тә тормыйм: теләкләр яудырдылар, яудырдылар да, кайчан чәй эчәбез, дип тә кызыксындылар. Эчәрбез, Алла боерса, мәрхүм дустым Данис Хафизов әйтмешли: «Чәй эчкән бар ла ул…» Тик менә дусларның елдан-ел китеп баруы гына күңелне борчый.

Төштән соң Нәбиуллин Миңнур шалтыратты. Ул «Таттелеком» оешмасының Кама Тамагындагы филиалын җитәкли. Мин аны иске дус дип әйтә алмыйм, танышуыбызга нибары биш ел. Әмма кайчак Миңнур белән туганда ук дус булып туганбыз кебек тоелып китә. Аның белән сөйләшә башласаң, беренче сүзебез Туфан Миңнуллин турында булыр. Бу юлы да мине туган көнем белән котлады да Туфан ага турында сөйли башлады.

Миңнур заманында әдипнең туган авылы Олы Мәрәтхуҗада колхозның партоешма секретаре булып эшләгән иде. Ә персидәтел Рафаэль Гыймадиев дигән егет иде. Әйбәт җитәкче иде ул. Кызганыч, вакытсыз дөнья куйды. Мин аның Туфан ага белән ахирәт дуслары булганын беләм. Шул елларны искә алды Миңнур.

Беркөнне Туфан ага турыдан-туры тапшыруда катнашкан. Телевизор караучылар моңа сорау арты сорау яудырып кына торалар. Тапшыру барышында апасы Мөнәвәрә дә шалтыраткан һәм: «Туфан ага, Рафаэльне алыштырырдай дус таба алдыгызмы соң әле?» – дигән.

Туфан ага бер генә сорауны да җавапсыз калдырмый, алай гына да түгел, әйләнеп-тулганып тормыйча, турысын әйтеп җавап бирә иде ул. Бу юлы да: «Сеңлем, Рафаэльне ничек хөрмәт иткәнемне беләсең. Минем яшьтә инде яңа дуслар эзләмиләр, иске дусларны кадерләп сакыйлар», – дигән.

Миңнурның сөйләгәннәре болай да нечкә күңелемне тагын да нечкәртеп җибәрде, өзелеп китмәсә генә ярар иде дип, куркып та куйдым.

Мәшһүр Тукаебызның иң курыккан нәрсәсе – онытылу, халык хәтереннән җуелу булган. Тукай – Тукай инде ул, ә гади кешеләр турында хәтерне, гадәттә, нәкъ менә якын дуслар озайта. Телефоныма карап моңсуланып утырдым да, берничә дуска: «Мине туган көн белән котлый алмассыңмы?» – дип смс-хәбәр җибәрдем. Озак көттермәделәр, рәхмәт төшкерләре, кайсыдыр минем шаяртуны аңлады, кайсыдыр уңайсызлангандай итте. Берсе: «Син кичке унда гына туган бит әле, кая ашыктырасың, төнлә туган нәрсә!» – дип, усал гына шаяртып та куйды. Әйе, мине әни авыл клубында «Молодая гвардия» дигән фильмны карап кайткач өйдә, чаршау артында тапкан. Бала чакта мин моның белән бераз мактанып, горурланып та йөрдем әле.

Краснодон геройлары белән ике арада бернинди бәйләнеш, уртаклык булмаса да, бала күңелендә патриотлык хисләре уйнап алган, күрәсең.

Әйе, туган көн белән котлаулар елдан-ел сирәгәя бара. Дусларны хәзергә ике кулның бармаклары белән санарлык әле, ә бер кулның бармаклары җитә башласа нишләрсең?!

Күңелсез уйларны читкә куам. Ярый әле иң авыр чакларда таянырлык чын дусларым бар, дим. Ә чын дуслар алар күп була алмый, шуңа күрә бер-беребезнең кадерен белик, дим. Инде туган көн белән котлаулар бөтенләй кими башласа, дусларга «мине котлый алмассың микән» – дип смс юллармын дим дә чын күңелдән көлеп җибәрәм.

Риман Гыйлемханов


Риман Гыйлемханов: Дусларның елдан-ел китеп баруы гына күңелне борчый” язмасына фикерләр

  1. КОТЛЫЙК ДУСЛАР БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ, ТУГАН КӨННӘР БЕЛӘН ГЕНӘ ТҮГЕЛ, БАШКА СӘБӘПЛӘРЕН ДӘ ТАБЫЙК ҺӘМ КОТЛЫЙК!!!

Фикер өстәү