Мәгариф өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз булса, аларны турыдан-туры министрга бирү мөмкинлеге бар. Әлеге форсатны кулдан ычкындырмагыз!
«Ватаным Татарстан» газетасы Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән туры эфир уздырачак.
Кайчан: 5 февраль 14:00
Трансляцияне карагыз: ВТ»ның Вконтакте төркеме, «ВТ»ның Инстаграм аккаунты
Эфир барышында 222-09-75 номеры буенча шалтыратып, Илсур Һадиуллинга үзегезне борчыган сорауны бирә аласыз. Сорауларны алдан ватсап аша 89179270040 номерына һәм социаль челтәрләрдә дә юлларга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat