Рәссам булу – минем язмышым. Ана теле – изге нәрсә, ничек инде аннан баш тартырга мөмкин? Бәхет кайда: үз илеңдәме, чит илдәме? Ни өчен чын иҗат кешесенең матди хәле начар була? Татарстаның халык, Россиянең атказанган рәссамы, Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай премияләре лауреаты Зөфәр Гыймаев белән әңгәмәдә әнә шул сорауларга җавап эзләдек. Татар җанлы рәссам бу көннәрдә 70 яшьлеген билгеләп үтте.
– Зөфәр абый, иҗатыгызда төп картина дип кайсысын әйтеп була?
– Төп картиналар бер генә түгелдер ул… Алар арасында күп кешегә ошаганы – мөгаен, «Әбигә хат килде» картинасыдыр. Әмма аны ул вакыттагы берлек рәисе Харис Якупов ошатып бетермәде. Янәсе, бик гади тема. Ул вакытта КамАЗ эшчеләрен ясау актуаль иде. Ни гаҗәп, Мәскәүдә узган «Зур Идел» күргәзмәсендә ул зур резонанс алды. Аны газеталарга бастырдылар, китапларга керттеләр. Картинаны хәтта Россия Мәдәният министрлыгы сатып алырга теләде. Ләкин Харис абый сатарга ирек бирмәде. Әлеге картина 1979 елда, иҗат остаханәсендә, Харис абыйга темасы ошамагач, аңа күрсәтмичә генә бик кыска вакыт эчендә язылды. Аны күргәзмәләргә теләп алалар иде. Менделеевскиның мәдәният бүлеге җитәкчесе, безгә күчермәсе булса да ярый дип сорагач, икенчесен ясарга туры килде. Сатылган беренче картинам әнә шул булды. Ул акчаны әнигә алып бардым. Шатлыктан елады, әмма акчадан баш тартты. «Мин хәзер синең өчен тыныч, абыеңны, энекәшеңне онытма», – диде.
Шәхси күргәзмәгә кирәк булгач, әлеге картинаның оригиналын сорап, Фәрит Якуповка барган идем. Картинаны идәнгә җәйгәннәр… «Әтиең үз вакытында сатарга ирек бирмәде, син исә идәнгә җәйгәнсең», – дидем. Аңа реставрация ясарга туры килде.
Икенче яраткан юнәлешем – портретлар сериясе. Камал театры актерлары, язучылар, татар шәхесләре… Заманында Туфан абый үз портретын яраткан иде. Марсель Сәлимҗанов: «Туфан, чыннан да, үз портретын ошаттымы?» – дип, кат-кат сорады. «Сезнең алдан гына карап китте, ошатты», – дигәч, «Мин сиңа үземне ясарга рөхсәт итмәс идем, Туфанның эчке дөньясын, хәтта авылча саранлыгын да күрсәткәнсең», – дип тел шартлатты.
– Портретларда кешенең холкын чагылдырганга, җанлы күренәдер алар…
– Төп принцибым да шул: кешенең эчке халәтен чагылдыру. Шуңа күрә портретларны бик озак, герой белән сөйләшеп эшлим. Ул уйлана, кайчак елмая, акрынлап аның күңел дөньясы ачыла. Бик уңайсыз әңгәмәләшеп эшләү, вакыт та сузыла, әмма ансыз булмый, аннан башка портретыңа җан иңми.
Салих Сәйдәшевнең портретларын өч-дүрт мәртәбә ясадым. Бик кадерле, якын кешеләремнең берсе. Абый белән дус иде, безгә килеп йөрде. Безнең яшәү шартлары начар, берничә гаилә бер бүлмәдә яшибез, әти – сугыштан кырысланып кайткан кеше. Салих абыйдан исә җылылык бөркелә иде. Аның каты кызгылт чәчләремнән сыйпавы, кул җылысы күңелдә озак сакланды, соңыннан Салих абый төшләргә керде. Бакыр чәчне кимчелек дип уйлап йөргәндә, малайлар «бакыр баш» дип котыртканда, аның, сине кызлар яратачак, дигәне үсендерде. Зыялылык мәктәбе булды ул миңа. Ишек кыңгыравына кечкенә балалар басса да, киенеп, галстугын бәйләмичә ишекне ачмый иде. Шул ук вакытта «халык» исемен йөртүчеләрнең трусикчан килеш ишек ачканы да булды.
– Рәссам булу – язмышмы?
– Язмыштыр, мөгаен. Мин кечкенәдән, дүрт яшемнән рәсем ясый идем инде. Өстәл астында үз дөньямны корып, шунда фантазиямне эшкә җигә идем. Рәссам булмасам, конструкторлыкка китәсе идем. Самолётлар яраттым. Очу теләге зур иде. Кулчатырдан парашют ясап, түбәдән сикереп караган чаклар да бар иде.
Миңа гомер буе яхшы кешеләр очрады. Башлангыч укытучым, сәләтемне күреп: «Бу бала рәсем сәнгате юнәлешендә үсәргә тиеш, аңарда сәләт бар», – дип, хәтта әти-әни белән сөйләшкән иде. Югары белем алырга исә Брежнев карары ярдәм итте. Хикмәт шунда: 1972 елда КПСС Үзәк Комитеты иҗат яшьләре белән эшләү турында махсус карар чыгарды. Чөнки ул елларда профессиональлек аска тәгәри башлаган иде. Мин шул карар дулкынына эләктем. Академиягә кергәндә, тарих буенча имтиханны начар бирдем. Белгечлек буенча билгеләр яхшы булгач, миңа тарихтан да «4ле» куйдылар. Элегрәк яки хәзер булса, алай эшләмәсләр иде. Бик күп яшьләр күтәрелде ул вакытта. Хәзер дә талантлар бар. Ләкин алар аз эшләп, күп акча алырга тели. Бездә – совет тәрбиясе. Гаделлек, тәрбиялелек, патриотизм көчле. Хәзер дә кешеләрдә шушы сыйфатларны күрәсе килә.
Мин – бик бәхетле кеше. Сынаулар да булды, яман чир килеп чыкты. Күрәсең, берлек рәисе булу эзсез узмагандыр. Мин аны башта ук сизендем һәм ике мәртәбә бу вазыйфадан баш тарттым. Вакытымны алды, иҗаттан читләштерде. Әмма академиядәге профессор, җәмәгать эшеннән читләшергә ярамый, дип әйткән иде.
Минем бер ниятем бар. Авыл темасын күбрәк чагылдырасым килә. Бер яктан авыллар юкка чыгып бара, аларны тарихка саклап каласы килә, икенчедән, авыл кешеләре чистарак күңелле. Авылларда балаларны җыеп, сәнгать буенча дәрес бирәсем килә. Чөнки татар рухлы рәссамнар аз.
– Рәссамнарның хәле ничек?
– Без – бик таркау халык. Биш бүлегебез бар, Татарстан берлеге белән Татарстан рәссамнарының Россия бүлеге арасында аңлашылмаучанлык бара. Татар кешеләренең бер-берсен күрә алмавы аяныч. Хәтта Татарстан берлегендә булсаң, Россия бүлеге берлегендә әгъза булырга ярамый дигән шарт куела. Берлекнең 85 еллык тарихында мондый җитәкче булганы юк әле…
Мин ике берлекнең соңгы рәисе булганмын. Хәзер инде тулысынча аерым, ике рәис, ике каршылык. Татарстан берлеген һәвәскәр рәссамнарны әгъза итеп алуда гаеплиләр. Янәсе берлекнең дәрәҗәсе төшә. Миңа калса, киресенчә, авылларга, районнарга йөреп, бик яхшы рәссамнар ачыкланды. Бу җәһәттән бик яхшы эш бара. Быел икенче тапкыр Бөтенроссия грантын алдык. Проектлар бик яхшы. Аның беренчесе пленерга кагылса һәм ул бөтен районнарны йөреп чыкса, хәзерге грант Чистайның тарихи биналарын мәңгеләштерү өчен бирелде.
Чын рәссам беркайчан да матди яктан иркен яши алмады. Чөнки аның үзен күрсәтергә, кирәкле кешеләрнең кулын кысарга вакыты юк. Ул иҗат белән яши, төшләрендә дә иҗат белән саташа. Байлар исә иҗатны производствога әйләндерә. Кайчак хәтта гаилә подрядына әйләнеп китә: берсе һавасын ясый, икенчесе – җирен… Галереяда андый эшләр күп, арзан булгач, алучысы да бар. Яхшы рәссамнар бик аз. Пушкин музее директоры Ирина Антонова: «Хәзер сәнгать тә юк, чын кешеләр дә. Һәм алар озак булмаячак, талантларны булдырмас өчен барысы да эшләнде», – диде. Ә бит ул хаклы. Хәзер модада булган модерн дип күрсәтергә тырышкан әйбер ул сәнгать була алмый. Ә бездә уртага «б.к» ясап, кысага урнаштыралар да шуны саталар. Бу бит көлке! Модерн сәнгате шулай ук сәнгать ул, һәм ул юнәлештә эшләгән талантлы рәссамнар бар. Бездә исә булмаган талантны модерн дип күрсәтергә тырышалар.
Рәссам булу өчен бик күп көч куярга, эзләнергә, рухны да, тәнне дә камилләштерергә кирәк. Иҗат гади нәрсә түгел ул. Һәм иҗат кешесенә таләп тә зур. Синең бөтен өлкәдән белемең, бик күп сорауларга җавабың булырга тиеш.
– Зөфәр абый, сез – бик күп үзгәрешләрне күргән кеше. Сезнеңчә, милли мәгарифтәге үзгәрешләр татар теленә ничек тәэсир итәчәк? Татар теленең киләчәге бармы?
– Бала чакта җәйләрен әбиләрдә үткәргәч, мин татарча бик яхшы белә идем, ә менә русчам начар булды. Кечкенәдән өлкәннәр өчен чират торып китаплар ала, үзлегемнән укый идем. Урыс балаларының «чаплашка» дип көлүләре үзәккә үткәч, мин сездән яхшырак сөйләшәчәкмен әле дигән идем. Чыннан да, рус теленнән хәйран алдырып киттем. Рус мәктәбендә уку, Ленинградта югары белем алу, мохит татар телемне начарайтты. Инде татарча укый башладым, сүзлекләр сатып алдым. Чөнки күп кенә әдәби сүзләрне белмим икән. Тора-бара дуслар, син татарча яхшы беләсең, дия башладылар. Яхшы белмим шул, онытылган. Минемчә, сөйләм телен ничек тә саклап һәм үзлектән өйрәнеп була. Татар телен тирәнтен белү өчен, мәктәпләрдә һәм вузларда татар теле укытылу, татарча мохит булдыру кирәк.
Нинди генә шартларда калсаң да, ана теленнән ваз кичәргә ярамый. Минем балаларым да рус мәктәбендә укыды, рус мохитендә үсте, аларга рус телендә аралашу җайлы. Мин исә алардан татар телендә җавап бирүләрен сорыйм. Зыялы булырга теләсәгез, туган телегезне белегез, дим. Ата-ана теле – изге нәрсә ул. Ничек аннан баш тартып була?
– Чит илдә яши алыр идегезме?
– Мөмкинлекләр күп булды. Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита» китабын беләсездер. Аны укыган өчен заманында мине комсомолдан чыгардылар. Анысына кайгырмадым, киресенчә шатландым гына. Ә бу әсәр кешеләрне аерырга ярдәм итте. Әйтик, кеше бу әсәрне яратам дип әйтә икән, ул – техник белем алган кеше. Ошамый дип әйтүчеләр – гуманитарийлар. Чит илгә киткәннәрне дә шулай аерып карарга була. Ихтыярсыздан китүчеләр бар. Әмма күбрәк мул тормышка кызыккан кешеләр китте. Анда, чыннан да, мөмкинлекләр зуррак. Әйтик, Германиядә урамда рәсем ясап, ике көндә бер машиналык акча эшләдем. Бездә гади кешеләр еллар буе эшләп тә машина ала алмаска мөмкин. Мин анда бик яхшы яшәр идем. Ләкин кулыннан эш килгән кеше монда да начар яшәми. Эштән беркайчан да курыкмадым. Заманында пантомима түгәрәге алып бардым, вокзалда йөк тә бушаттым. Минем тормыш принцибым – акча җитәрлек булырга тиеш. Шул вакытта гармония була. Артыгы кешенең холкын боза. Шуны аңлаган кеше чит илгә китми. Анда яшәүчеләрне күп күрдем, тормышлары түгәрәк, күзләре моңлы… Үземә андый язмыш теләмәдем.
– 28 гыйнварда «Хәзинә» галереясында «Рәсем сәнгате – минем мәхәббәтем» дигән шәхси күргәзмәгез ачылачак. Аның төп темасы нинди?
– Дөресен әйткәндә, мин аның үтүен теләмәгән дә идем. Планга да кермәгән иде, үзләре тәкъдим иттеләр. Татар рәссамы иҗаты кемгә кирәк? Бары тик дусларга гына. Алар минем эшләрне остаханәгә килеп тә күрә ала. Ачылганда кеше булыр, аннан халык йөрми бит галереяларга. Хәтта рәссамнар да бер-берсенең күргәзмәсенә йөрми. Элек рәссамнар да кызыксына, халык та аларны күрергә дип килә иде.
Блиц-сораулар
– Соңгы укыган китабыгыз?
– Күбрәк сәнгать китаплары укыйм. Ван Гог, Ренуар турында китаплар алдым, фәлсәфи китаплар ошый. Кибетләрдә сатылмый торган, самиздат чыгарганнарны яратам. Классик әсәрләрне укыйм. Вакытым күп түгел, сайлап кына тотынам. Китапханәм бик зур. Чехов әсәрләрен кайта-кайта укыйм. Татар китапларыннан Фәнис Яруллин, Хәсән Туфан әсәрләрен үз итәм.
– Яраткан актерыгыз?
– Татар театрлары актерлары һәркайсы күңелемә якын. Ренат Таҗетдин, Дания Нурлы… Алар – чын мәктәпне узган шәхесләр. Сәнгать акчага корылмаган заман кешеләре. Шуңа истә кала да инде алар.
– Тормышыгызда зур роль уйнаган шәхес?
– Салих Сәйдәшев. Беренче укытучым. Марсель Марсо.
– Кешеләрдә иң ошаган сыйфат?
– Позитивлык. Күңелеңне көнләшүдән азат итү. Кечкенәдән йога белән шөгыльләнгәч, минем өчен кырмыска да, чебен дә – Алла биргән җан. Аларны да үтерергә ярамый.
– Холкыгыз буенча сез – нинди кеше?
– Оптимист дип уйлыйм. Яшьтән үк елмаеп йөри идем. Бездә ул, билгеле, җүләрлек санала, Америкада – норма. Елмаеп, көлеп йөргән кешенең кан составы да яхшыра.
Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat