2020 елда ике йөз яшь гаилә яңа тораклы булган

2020 елда Татарстанда ике йөздән артык яшь гаилә социаль ипотека шартларында яңа торакка ия булган.

Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Дамир Фәттахов хәбәр итте.

— 2020 елның тагын бер мөһим нәтиҗәсе — Татарстан Президенты ярдәме белән гамәлдәге социаль ипотека программасы кысаларында «Яшь гаилә» дип аталучы аерым категория барлыкка килүе. Хәзер һәр яшь гаилә бу программада катнаша ала, — диде ул.

Алты ай эчендә аны тормышка ашыру максатыннан республикада яшәүче 1000нән артык яшь гаилә гариза биргән, ә 212 яшь гаилә социаль ипотека шартларында яңа торакка ия булган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү