Симптомнарсыз гына коронавирус белән авыручыларның чир таратмавын ачыклаганнар

Коронавирусны чиргә хас билгеләрдән башка гына кичерүчеләр авыруны таратмаска мөмкин. Кытай, Бөекбритания һәм Австралия галимнәреннән торучы халыкара коллектив шундый фикергә килгән.

Биредә сүз COVID-19 инфекциясенә биргән тестлары уңай булса да, үзләрендә чир билгеләрен сизмәүчеләр турында бара. Тикшеренүләр аларның мазокларындагы вирусның тере булып чыкмавын күрсәткән. Моннан тыш мондыйлар белән элемтәгә керүчеләр дә чирләмәгән.
Россия белгечләре дә чир билгеләре һәм чир тарату ихтималының вирусның нинди, күпме булуга бәйлелеге белән килешкән. Әмма алар билгеләп үткәнчә, COVID-19 билгеләре бөтенләй булмаска (бик сирәк кенә очрый) һәм яшерен булырга мөмкин. Яшерен булганда, кешене, авыру билгеләрсез генә чирли һәм авруны башкаларга йоктырмый, дип әйтү дөрес түгел.
— Инфекция һәм чирне бер-берсеннән аера белү кирәк: инфекция авыруга әйләнмәскә дә мөмкин. Шул ук вакытта вирус күләме никадәр күбрәк булса, чир билгеләре күренү ихтималы да шуның кадәр зуррак. Кешедән вирусның бүленеп чыгу-чыкмавы да аның күләменә бәйле, – дип аңлаткан бу хәлне Сомов исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры, Ерак Көнчыгыш федераль университеты профессоры Михаил Щелканов “Известия” хәбәрчесенә.


Фикер өстәү