Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ренат Салаватов классик театр сәнгате мәктәбенең ачык вәкиле булып тора, аның өчен Татарстан икенче йортка әйләнде. Татарстан Президенты Баш дирижерга иҗади эшчәнлектә уңышлар һәм нык сәламәтлек теләде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Ренат Салаватовка Дуслык ордены тапшырды. Россия Федерациясе дәүләт бүләге «Ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен» бирелде.
Очрашуда шулай ук татар милли опера-балет репертуарын дөнья аренасында таныту мәсьәләләре дә каралды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat