Коронавирустан дару сатучы мошенниклар пәйда булган

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең коронавирус пандемиясе вакытында ковидтан төрле дару сатучы мошенниклар кармагына эләкмәс өчен киңәшләр бирде. Бу хакта ведомствопорталына сылтама белән Татар-информ хәбәр итте. 

«Могҗизалы прибор» яки «дару» тәкъдим итүчеләр белән элемтәгә кермәү дөрес карар булачак. Кагыйдә буларак, мошенниклар приборны сата торган фирма һәм җитештерүче, даруны клиник тикшерүләр беркетмәсе турында җентекләп сорый башлагач аралашуны туктата», — диделәр Роспотребнадзорда.

Моннан тыш, күзәтчелек ведомствосында даруны бары тик табиб билгеләвен һәм аларны үзең сатып алып кулланырга киңәш ителмәвен искәрттеләр.

Роспотребнадзорда шулай ук һаваны чистарта торган җиһаз яки әйләнә-тирәдән патогенны юкка чыгара һәм коронавирус йоктыруга каршылык күрсәтә торган башка «могҗизалы чаралар» сатып алырга тәкъдим иткән интернет-сайтларга аерым игътибар юнәлтә.

Моннан тыш, бу чараларның документлары булмый. Мошенниклар гадәти һава дымландыргычны һәм фильтрлы медицина битлекләренең бәясен ун тапкыр арттырып сатарга тырыша.

 


Фикер өстәү