«Чир ияртүдән куркып яшәүдән туйдым»

Берничә көн элек коронавирустан вакцина ясаткан Казан егете Игорь Иванов шулай ди. «Коронавирус эләктерүдән куркып яши башлавыбызга тиздән бер ел була. Авырыйсы булсаң, атлаган саен маска, кулларга антисептик сиптереп йөрү генә дә булышмавын күреп торабыз. Шуңа коронавирустан вакцина ясатырга булдым», – ди әңгәмәдәшем.

Прививка кадатканнан соң бу чир белән авырган очракта да аны җиңелчә формада үткәреп буласына ышана ул.
– Бүген вакцина ясатуыма биш көн була. Беренче көннәрдә бераз температура күтәрелде, хәлсезлек сизелде, баш авыртты, иренгә герпес чыкты. Бер-ике көн исләрне кирәгеннән дә артык яхшы сизеп йөрдем. Болары турында алдан кисәткәннәр иде. Хәзер исә үземне яхшы хис итәм, – ди Игорь.
Россиядә коронавирустан массакүләм вакцинацияләү бара. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 12623 кеше коронавирустан вакцина ясаткан. Берничә көн элек Татарстанга 19300 доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган иде. Бу атна азагында тагын 15 мең доза вакцина кайтыр дип көтелә. «Аларның кайсы районга күпме кайтарылачагы бу вакцинаны ясатырга теләүчеләр санына бәйле», – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Хәтерләсәгез, әле берничә көн элек кенә Татарстан Диния нәзарәте коронавируска каршы вакцинаның хәләлме-түгелме икәнлеген тикшерү тәкъдиме белән чыккан иде. Кичә журналистлар белән очрашуда катнашкан Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина бу тәкъдимне үзенчәлекле дип атады. «Әлеге сорауга бары тик бу вакцинаны җитештерүчеләр генә җавап бирә ала. Шуңа күрә җавапны бездән түгел, алардан көтәргә кирәк», – диде идарә башлыгы урынбасары.
Сүз уңаеннан, кичә Россия Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев та коронавирустан прививка ясатуын белдерде. «Мин вакцинаны ике ай элек үк кадаттым… Россия вакцинасын. Мин моны нинди дә булса вакцинаның башкасыннан яхшырак дигән фикер тумасын өчен әйтәм», – диде ул.

Түрәнең тел төбе аңлашыла. Соңгы арада Россиядә җитештерелгән вакцинага ышанмыйча, коронавирустан чит ил вакциналарын алып кайтып, монда танышларына кадата башлаучылар барлыгы турында хәбәрләр ишетелә башлады. Сорауны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына да юллаган идек. Анда исә бу мәсьәләгә түбәндәгечә ачыклык керттеләр: «Чит илдә җитештерелгән әлеге вакциналар бездә теркәлмәгән. Аларның кайда, ничек җитештерелгәне, нинди шартларда сакланганы да билгесез. Мондый шикле вакциналар сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Аларны безгә ничек алып кайтулары да зур сорау уята. Вакцина уен әйбер түгел, аны җайлы гына очкычка алып кереп тә булмый. Коронавирустан вакцина ясаткан кешеләр безнең хастаханәләрдә даими күзәтү астында тора. Ә сезгә билгесез вакцинаны кадаган таныш-белешегез бернәрсә өчен дә җавап бирми. Бөтен җаваплылык үз өстегездә калачак. Шуңа күрә коронавирустан хәзерге вакытта Россиядә гамәлдә булган, рәсми теркәлгән «Спутник V» вакцинасын гына ясатырга киңәш ителә. Якын арада яңа «ЭпиВакКорона» вакцинасы да әйләнешкә керәчәк». Татарстанга аның беренче партиясе март башында кайтыр дип көтелә.
Чир котырган чорда кырыкалдарлар да йоклап ятмый. Соңгы арада, коронавирустан саклый дип алдалап, халыкка могҗизалы дару, җайланмалар сатучылар да очрый башлаган. Роспотребнадзор идарәсе белгечләр мондый буш вәгъдәләргә ышанмаска чакыра. Чирне кисәтү яки дәвалау өчен фәкать табиб билгеләгән даруларны гына кулланырга киңәш итә алар. Гап-гади һава дымландыргыч, фильтрлы масканың файдасы турында бик үтемле әкият сөйләп, аларны сезгә ун тапкыр кыйммәт бәягә сатарга тырышучыларны тыңлап та тормавың хәерле. Бәйләнчек сатучылардан ничек котылырга
белмәсәгез, алардан шушы «могҗизалы» дару яки җиһазны җитештерүче, сатучы фирма турында тулы мәгълүмат бирүләрен, рәсми документларын күрсәтүләрен сорагыз. Кырыкалдардан җилләр исүен сизми дә калырсыз.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү


9790