Мәгариф министрына үзеңне борчыган соравыңны бир

Авыл мәктәпләрен ни көтә? Милли мәгарифнең киләчәге ничек булыр? БДИда үзгәрешләр бармы? Балагыз тәмле ашыймы? «Ватаным Татарстан» газетасы 5 февраль көнне сәгать 14.00дә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән «туры элемтә» уздыра.


Борчыган сорауларны 222-09-75 номеры буенча шалтыратып, министрга турыдан-туры бирә аласыз. Алдан ватсап аша 89179270040 номерына һәм социаль челтәрләр аша да юлларга мөмкин. Туры элемтәне «ВТ»ның «ВКонтакте»дагы төркеме, «Инстаграм»дагы аккаунтыннан да карарга мөмкин.


Фикер өстәү