Шүрәле хәзинәсе нигә кадерсез?

Мәдәнияттә сандыкка салып куелган, сагынып искә алган, әмма карарга мөмкинлек булмаган әсәрләр шактый. Шуларның берсе – Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты. Ниһаять, Илгиз Зәйни әлеге темага алынырга булган. Ләкин аның Шүрәлесе – Әлфиясе, Әлмәндәре кебек үк үзгә, Зәйничә. Спектакль-фэнтези нәрсә турында кисәтә?

 

Әлифба. Спектакльдән соң туган беренче фикер әнә шул. Спектакль-әлифба булган икән бит бу. Мәдәни әлифба. Чөнки Илгизнең Сөембикәсе (Ләйсән Миннәхмәтова) буш фатирга килеп керә дә, хәер, буш ук түгел, мәче (йорт иясе) яшәгән фатир, татар дөньясына эләгә. Әдәби кануннар буенча башка дөньяга эләгү өчен ни кирәк? Һич югы ишек, шулай бит. Илгизнең тылсымлы дөньясы шкафта яшеренгән. Шкаф тылсымлы урманга чыгу порталы да әле ул. Бусы инде хәзерге балалар яраткан «Хроники Нарнии» (Клайв Льюис) әсәрендәге кебек. Үгез булмагае, чурт булсын, дигәндәй, безнең урманда арыслан түгел, татар әсәрләре яши. Анда агач башында иләк пәйда булып, он или башлагач, Мөхәммәт Мәһдиев тавышы ишетелә, ул «Бәхилләшү» романыннан ипи салу өзеген укый. Тылсымлы кош геройларны икенче агач төбенә алып килгәч, «Беренче театр»дан өзек, Фирдәвес Әхтәмова, Вера Минкина тавышлары ишетелә. Миркасыйм Госманов, Хәйдәр Бигичев тавышлары, Мәсгудә Шәмсетдинова, Алмаз Монасыйпов әсәрләре тансык, бик тансык икән шул. Зәйни Шүрәлесе менә шушы җәүһәрләр сагында тора да инде. Хәер, сакларга кирәкме икән соң аларны? Беренче мизгелләрдә Сөембикәне дә тәэсирләндерми алар, кадерле булса, шкафтагы пальтодан килеп чыккан китапны да читтәге өемгә саксыз гына тотып атар идеме? Ахырдан исә тәмам гашыйк була һәм хәтта бер караганда урман иясе, хореограф Сәлимә Әминова аңлатуында  исә Нинель Юлтыевадан фатиха да ала.

 

Илгиз Зәйни:

– Борын-борын заманда кешеләр күзгә күренми торган ияләр, җен-пәриләргә ышанганнар. Аларның һәрберсенең үз урыны, үз максаты булган. Шүрәле дә шул исәптән. Борынгылар аны урман сакчысы итеп белгәннәр. Бүгенге көндә дә Шүрәле әкият каһарманы буларак яшәп килә, әмма аның бу дөньядагы бурычы билгесез, мифына ышанучы калмады кебек. Нәрсә саклый соң безнең көннәр Шүрәлесе?.. Ә, бәлки, мәдәниятебезнедер?..

 

Шүрәле. Илдус Габдрахманов башкаруындагы Шүрәле авыз ачып бер сүз әйтми. Ләкин күз карашы, гәүдә хәрәкәте ярдәмендә сүз белән биреп булмаганны да җиткерә ала. Спектакль Илдус Габдрахмановның хореографиясе тирәсендә бөтерелә. Шунысы кызык: аның Шүрәлесе ике «мин»нән тора. Аның берсе – ирек яратучан, бәйсез, икенчесе – пальтосы нәкъ менә сакчы сыйфатында яши. Илдусның пальтосы да җанлы, ул кызгана, усаллаша, кети-мети дә уйный белә.

Сөембикә. Ләйсән Миннәхмәтова өчен бу роль – дебют. Уңышлы дебют. Театр белгече Нияз Игъламов бу җәһәттән Зәйнинең актерлар белән эшен билгеләп үтә. Актерлар яңа яктан ачыла, хәтта күбесе режиссерлык сәләтләрен дә үстерә, ди ул.

Без балаларны ярата белмибез. Театр белгече Нияз Игъламов әнә шулай ди:

– Бу спектакльдә миңа иң ошаганы – курчак театрында академия театры артисты уйнавы, гомумән, төрле иҗат кешеләреннән  команда туплануы. Бу – Татарстанның халык артисты, дирижер Рөстәм Абязов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, хореограф, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова. Нәтиҗәдә үзенчәлекле әсәр барлыкка килгән. Совет заманында без курчак театрын балалар театры дип уйларга күнектек. Ә безнең илдә балаларны яратмыйлар, чиклиләр, команда режимында үстерәләр. Курчак театры сәнгате – зур һәм киң төшенчә, аның мөмкинлекләре дә зуррак. Илгиз әнә шул мөмкинлекләрне ачканнан-ача бара. Әлбәттә, бу постановкада азрак кимчелекләр дә бар. Әйтик, кайбер курчаклар ошап җитмәде. Сөембикәне каршы алган мәче, мәсәлән. Хәрәкәтләре чикләнгән, шөкәтсезрәк курчак килеп чыккан. Киемнәрдә төсләр палитрасы җитеп бетмәде. Илдус белән Ләйсән дуэты бик матур. Әлбәттә, кемнең әйдәп баручы булуы беленеп тора. Илдусның энергетикасы белән сынашырлык көч юктыр әле ул. Аңа бит сәхнәгә чыкканда ук кул чабалар. Аннан, миңа, мәсәлән, тере оркестр уйнавы җитмәде. Ләкин театрда оркестр чокыры юк. Җыеп әйткәндә, кызыклы тәҗрибә килеп чыккан.

Тагын нинди мөгез чыгарырлар?

Курчак театры элек тә премьералар әзерли, эшли, тереклек итә иде. Хәзер дә. Ләкин хәзер, берәр анонс күренсә, тагын нинди мөгез чыгарырлар икән инде, дип көтә башлыйсың. Әлбәттә, яхшы мәгънәдә. Көтеп аласың. Өлкәннәр өчен куелган спектакльләрне искә төшерсәк, режиссер сандыкка салып куелган әсәрләрне яңадан сәхнәгә чыгару юлында. Шулай итеп, Әлмәндәр «терелде», «Шүрәле» яңа вариантта дөнья күрде. Алай гына да түгел, дистәдән артык әсәрне искә төшерде. Әлеге әсәрләрне Шүрәле саклый. Ләкин… Кирәкме соң безгә аның хәзинәсе?

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү