Табиб Әлфия Талерчик: «Коронавируслы авырулар дәвалана торган госпитальдә эшләвемә барысы да каршы булды»

Күңелле хәбәр килеп иреште: Түбән Камада коронавирус чигенә башлаган. Вакытлыча гынамы, әллә чынлап та аны җиңү юлы табылдымы – әйтү кыен, ләкин ничек кенә булмасын, бу хәбәр өмет утын дөрләтеп җибәрде. Бер елга якын киеренке шартларда эшләргә мәҗбүр булган медицина хезмәткәрләре дә җиңел сулап куйгандыр.

Әлфия Талерчик – Түбән Кама кызы, Ижау шәһәренең медицина университетында белем алгач, кабат туган ягына әйләнеп кайта. Берара Шәңгәлче авылының фельдшер-акушерлык пунктында табиб булып эшли, аннан аны районның үзәк хастаханәсе поликлиникасы терапия бүлегенә мөдир итеп билгелиләр.

– Кичә генә кебек, баксаң, ун ел узып та киткән. Ул чакта бар да тыныч иде. Инде менә икенче ел билгесезлектә яшибез, – ди ул.

Әлфия белән аның төнге эш сменасы алдыннан коронавирус госпиталенең беренче катында очраштык. Ишектәге «Куркыныч зона» дигән язуны укыгач, йөрәк жу итеп куйды. Безнең Арча ягында мондый халәт турында, каз тәне чыкты, диләр. Кулымны ишек тоткасына куйгач, баштан «әллә кермәскә инде?» дигән уй йөгереп узды. Арттан берсенең: «Сез керәсезме?» – дип эндәшүе генә аңыма китерде.

– Куркырга кирәкми, монда безнең киенү-чишенү, ягъни эшкә әзерләнү урыны. Киенү  үзе бер йола кебек. Тик матурлык өчен түгел, үзебезне вирустан саклау өчен кирәк бу униформа. Унике сәгать шул киемнән йөрергә туры килә. Җиңел түгел, әлбәттә, шулай да инде ияләштек, – дип сөйли Әлфия. – Күзегездән күрәм: үзең авырдыңмы, дип сорыйсыгыз килә. Авырдым һәм җиңел генә кичермәдем. Мин авыргач, инфекция гаиләгә дә үтеп керде дигән сүз. Ирем дә кичерде бу чирне. Прививкага килгәндә, каршылык булмаса, ясатырга киңәш итәм. Үзем, мәсәлән, грипптан да һәр елны гаиләмә прививка ясатам. Медицина телендә аңлатып тормыйм, ә гади итеп әйткәндә болай: вакцина ясаткан кеше авырырга мөмкин, тик җиңелчә формада. Грипп белән дә шул ук хәл. Вакцина – йогышлы авырудан саклануның бер юлы. Дөрес, вакцина ясатырга ярамый торган очраклар бар. Шуңа да кеше башта табибка күренергә тиеш, чирләрне яшерергә ярамый.

– Әлфия, аңлавымча, син бу госпитальдә пандемия башланган вакыттан эшлисең. Ирең, әти-әниең моңа ничек карады? Гадәттә, кеше алдына сайлау мөмкинлеге куелса, гадәттә ул алгы планга үз мәнфәгатен куя.

– Яшереп тормыйм: барысы да каршы булды. Ул чакта бит вирус турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә, нинди «дошман»га каршы көрәшкә чыгуыбызны чамаласак та, аның үзенчәлекләрен белмәдек. Ә халык бөтенләй диярлек ышанмады, тәкъдим ителгән саклык чараларына да көлеп кенә карады. Бүген хәлләр тамырдан үзгәрде, кеше үз сәламәтлеге, тормышы турында ныграк кайгырта башлады, хәтта курка дип әйтимме. Ә инде миңа килгәндә, госпитальгә үз теләгем белән килдем, параллель рәвештә поликлиникада да кизү тордым. Инфекция кайда йокты – әйтә алмыйм, чөнки поликлиникага килүче авырулар арасында да инфекцияле кеше булырга мөмкин. Икенчедән, бу минем һөнәри бурычым да бит. Үзем авыргач, госпитальгә эләгүчеләрнең хәлен бик яхшы аңлыйм. Гомумән, без, табиблар, палаталарны сменага берничә тапкыр йөреп чыгабыз. Обход була инде бу. Ул озак вакытны ала, чөнки һәр пациент белән аралашабыз, мөмкин булганча, аны тикшерәбез. Сиңа өмет тулы күзе белән текәлеп карап торган авыру кеше яныннан ничек  битараф кыяфәттә үтеп китәргә мөмкин? Бу бернинди дә әхлак кануннары кысасына сыймый торган хәл! Алар табибтан бер җылы сүз көтә. Бик авыр хәлдәге пациентны да савыгу өметеннән өзәргә хакыбыз юк.

– Пациентлар арасында якын кешеләрегез, дусларыгыз буламы?

– Шәһәр бит кечкенә, бар, әлбәттә. Ләкин бу аларга караш, дәвалау бөтенләй башка дигәнне аңлатмый. Табибны белүчеләр күп, безгә исә һәр пациентны йөзгә хәтерләп калу мөмкин түгел.

– Әлфия, интернетта, матбугатта халык медицинасы чаралары тәкъдим ителде. Медицина моңа ничек карый?

– Тискәре түгел, ләкин коронавирус – үтә дә мәкерле вирус, аннан халык медицинасы ярдәмендә генә котылып булмый. Тагын да хәтәррәге – кешенең үз белдеге белән дәвалануы. Кемнәндер ишеткән, күршесе яки госпитальдә дәваланып чыккан танышы әйткән даруларны кулланалар. Ә инде хәле тәмам начарлангач, «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр. Ярый ла нинди препаратлар куллануын яшермәсә… Җитди сүздән шаяруга күчеп, безнең халык кайчакта кирәгеннән артык зирәк, диясе килә.

– Газета укучыларга теләгегез?

– Коронавирус белән авыручылар саны кимү тенденциясе алды, ләкин әле шатланырга иртәрәк. Саклык чараларын куллану актуальлеге үз көчендә кала. Үзегезне саклагыз, якыннарыгыз турында да онытмагыз! Барыгызга да сәламәтлек телим.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү