Җирле үзидарә башлыгы Раил Мараков: «Бездә мал асраучылар елдан-ел арта»

Сәхифәбезнең чираттагы кунагы – Теләче районының Иске Җөри авылы җирлеге башлыгы Раил Мараков. Әлеге җирлек халкы башкалардан ни белән аерылып тора? Башлык нинди эшләре белән халыкта хөрмәт уята? Без шул хакта сөйләштек.

– Раил, Иске Җөри авыл җирлегендә ничә кеше яши? Соңгы биш елда халык саны артугамы, әллә кимүгә табамы?
– Узган ел халыкның аз гына кимүе күзәтелде. Аңа кадәр күрсәткечләр бер дәрәҗәдә иде. Бер ел эчендә егерме кешебезне югалттык. Авырып үлүчеләр дә, гомерләре юл һәлакәтләрендә өзелгәннәр дә булды. Бүген җирлектә 1047 кеше яши.

– Җирлекнең төп үзенчәлеге нидән гыйбарәт дип уйлыйсыз?
– Мин үзебезнең авылдашларны спорт сөючеләр, дип әйтер идем. Күрше-тирә авыллардан аларны спортка булган мәхәббәт аерып тора торгандыр.

– Авыл халкы ничек көн күрә, ни белән мәшгуль?
– Эш яшендәге халыкның күпчелеге авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Шулай ук бу юнәлештә эш алып баручы фермерларыбыз да бар. Берничә авылдашыбыз сөтчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыкларда да күпләп мал асрыйлар. Алар сөт җитештереп сата. Гомумән, бездә мал асраучылар елдан-ел арта. Моннан тыш, район үзәгенә барып эшләүчеләр дә шактый. Күп булмаса да, кул эше осталары да бар. Дөрес, элеккеге елларда алар тагын да күбрәк иде. Хәзер бик абруйлы, оста куллы абыйларыбыз мәрхүм булды инде. Шулай да үз көчләре белән йорт торгызучылар, үзләренә генә түгел, башкаларга да төзелеш эшләрендә ярдәм итүчеләр бар. Андый тырышлар да күп.

– Авыл халкы активмы? Торак белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы һәм башка республика программаларында катнашалармы?
– Авыл халкы актив безнең. Бүген үз көчләре белән республика программаларында катнашалар. Шуның нәтиҗәсе буларак, җирлектә сигез яңа йорт төзелеп килә. Шулай ук авыл хуҗалыгы программаларында да катнашучылар бар. Бер егетебез 50 баш савым сыерына ферма төзеп, бүген матур гына итеп эшен алып бара. Ярдәм чараларын алыр өчен озак тырышкан кешеләр дә бар. Мәсәлән, бер егетебез грант откан иде дә, кайбер сәбәпләр аркасында, әлегә аны алу насыйп булмады. Быел ничек тә теләгәненә ирешер дип өметләнәбез. Үз көче белән бер торагын булдырган иде инде. Икенчесе бераз тукталды.

– Авыл җирлеге башлыгы буларак, бүген сезне иң борчыган мәсьәләләр нинди?
– Юлларыбыз начар түгел, ләкин шулай да тагын да яхшыртырга иде, дибез. Бу – безнең беренче бурыч һәм максатыбыздыр. Икенчесе: яңа эш урыннары булдырып, яшь гаиләләрне авылда калдырасы иде.

– Мөмкинлегегез булса һәм көчегездән килсә, авылда үзгәрешләрне нидән башлар идегез?
– Пандемия булгач, узган ел халык күбесенчә өйдә булды. Безнең җирлеккә алты авыл керә. Барысы да теләгән эшне эшләр өчен күп чыгымнар кирәк. Ә мөмкинлек булса, беренче чиратта массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырыр, яңа спорт объектлары ачар идем. Кеше өендә генә бикләнеп утырмасын иде. Чыксын, йөрсен, авылдашлар бер-берсе белән аралашып, дус булып яшәсен иде.

– Җирлектә үзенчәлекле, гадәти булмаган нинди чаралар, бәйрәмнәр уза?
– Күптән түгел генә авыл җыеннары булып узды. Шул көнне җирлектә хоккей ярышы да үткәрдек. Безне җирлектә ике хоккей командасы бар. Даими рәвештә район, хәтта республика күләмендә ярышлар уза. Соңгы ярышта да берничә район белән көч сынаштык. Моннан тыш, Сабантуйларыбыз, Яңа ел бәйрәмнәре бик матур уза. Татар телен тирәнтен үзләштерү буенча зур эшләр алып барабыз. 2020 елда Иске Җөри мәктәбе «Туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәсе» номинациясендә җиңүче булып танылды.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү