Өч игезәк әтисе Ленар Гәрәев: «Кызларыбызга бер көнгә генә 24 подгузник кирәк»

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүче Регина һәм Ленар Гәрәевләргә берьюлы өч бәхет кичерергә насыйп булган. Аларның өч игезәк кызлары туган. Айлин, Жасмин һәм Лия. Яшь әти белән әни бәләкәчләргә әнә шундый матур исемнәр сайлаган.

Кызчыклар узган елның 1 октябрендә дөньяга аваз салса да, яшьләр бу хакта бөтен кешегә дә әйтергә теләмәгән.
– Балалар җиде айдан туды. Авырлыклары бик кечкенә булды. 2 кг да юк иде. Шуңа күрә декабрьгә кадәр алар әниләре белән бергә Республика клиника хастаханәсендә булдылар, – ди Ленар Гәрәев.
Регина белән Ленар өч бала көтүләре турында башта әти-әниләренә дә хәбәр итмәгән. Беренче генә балалары булгач, табиблар да, шикләнеп, нарасыйларның берсен яки икесен генә калдырырга тәкъдим иткән.
– Башта без УЗИда ике яралгыны гына күрдек. Ләкин 7 атнада өч балабыз буласын хәбәр иттеләр. Бик гаҗәпләндек, әлбәттә. Ләкин курку булмагандыр, дип уйлыйм. Дөрес, табиблар авыр булачак, дип кисәтте. Йөклелек чорында да бик җиңел булмады. Аннан соң аларны карап үстерәсе, аякка да бастырасы бар бит әле. Бер-икесен генә калдыру мөмкинлеге дә бар иде. Ләкин, әгәр Аллаһы Тәгалә безгә өчне җибәргән икән, барысын да калдырырга кирәк, дигән ныклы карарга килдек, – ди Ленар.
Яшь әти – хатынының төп ярдәмчесе дә, терәге дә. Ул аларны ашатырга, саф һавада йөртергә, йоклатырга ярдәм итә. Сүз уңаеннан, бер көнгә генә балаларга 24 подгузник кирәк.


– Кызларыбыз туу белән тормышыбыз бөтенләй үзгәрде. Хәзер һәр нәрсә алар янында әйләнә. Ашату, йоклату, саф һавада йөрү. Әлегә шәхси тормышыбыз бөтенләй юк, – ди яшь әти. – Үзем дә бала карау буенча декрет ялына чыктым. Коронавирус булу сәбәпле, табиблар болай да кечкенә балаларыбыз янына әниләребезне, бала караучыларны җәлеп итмәскә киңәш итте. Ике ай без өйдә генә булдык дисәк тә була. Гыйнвар ахырында гына минем әни килә башлады. Кызларыбызны артык елак та, тыныч та дип әйтеп булмый. Гадәти балалар кебек инде. Бары тик алар башкаларга караганда, өч тапкыр күбрәк кенә елый, безгә исә өч тапкыр ныграк тырышырга гына туры килә. Бөтен аерма да шунда гына.
Башка төрле мәшәкатьләре күп булса да, яшь һәм ишле гаилә саф һаваны бер көн дә калдырмый.
– Көн саен саф һавага чыгарга тырышабыз, чөнки бу кызларыбызның саулыгына бик мөһим. Дөрес, бала арбасы кечкенә түгел. Өченче каттан алып төшү-менгезү дә мәшәкатьле. Аннан соң бистәдә шартлар да юк. Тротуарлар чистартылмаган көннәрдә аеруча авыр. Шулай да без зарланмыйбыз. Кызларыбызга инде дүрт ай. Аларның көннән-көн үскәнен күреп, күңел сөенә, – ди Ленар.
ЗАГС хезмәткәрләре сүзләре буенча, соңгы 25 ел эчендә бистәдә бер тапкыр та өч игезәк тумаган булган.

Зөһрә Садыйкова


Өч игезәк әтисе Ленар Гәрәев: «Кызларыбызга бер көнгә генә 24 подгузник кирәк»” язмасына фикерләр

  1. Ай молодцылар, шатланып устерергэ язсын ускэнем сезгэ, азрак тернэклэнсэлэр, авырлыклар артта калыр, онытыла ул авырлыклар, главное исэн имин уссеннэр.

Фикер өстәү