Кайда ничек ашаталар? Депутатлар балалар туклануын тикшерә

Кайда ничек ашаталар? «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе мәктәптә тукландыруны оештыру мәсьәләсе буенча «кайнар линия» уздырды. Белгечләр әйтүенчә, бүген туклану сыйфатына түгел, аны оештыруга карата сораулар күп. Тик әле ризык тиз суынудан зарланучылар да шактый.

«Кайнар элемтә» чыннан да кайнар булып чыкты. Шалтыратучыларга өч телефоннан берьюлы «Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина җавап бирде.
Татьяна Ларионова әйтүенчә, депутатлар, мәктәпләргә чыгып, укучыларга бирелә торган ризыкны ашап карый. Балалар, әти-әниләр белән аралашып, аларның сорауларына җавап бирә. Мондый очрашулар федераль һәм республика казнасыннан бүлеп бирелгән акчаларның балалар сәламәтлеге өчен юнәлдерелүенә инану өчен дә кирәк.

– Бүген башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашатуга көн саен бер балага 53 сум 40 тиен бирелә. Бу акчага ничек ашаталар? Бөтен мәктәп ашханәләренең дә кайнар ризык әзерли алмавын аңлыйбыз, шуңа күрә хезмәт күрсәтү дә төрлечә. Мин күптән түгел Лаеш районында булдым, туклану сыйфаты яхшы. Ике атналык меню – бик яхшы идея. Ризык төрләндерелә, – ди Татьяна Ларионова. – Әмма башлангыч сыйныфлардан тыш, өлкән сыйныфлар да бар. Аларга кайчак көнгә 7–8 дәрес укырга туры килә. Бу укучыларның да тамагы туярга тиеш. Бүген безгә исемен әйтмичә шалтыратучылар да булды. Бу – әти-әни контролен камилләштерергә кирәк дигән сүз. Министрлык 1 сентябрьдән «кайнар линия» булдырды. Әлеге мәсьәлә буенча төрле органнар шөгыльләнә. Ризык салкын дигән зарлар да бар. Кайнар азык кына тәмле була. Салкын булгач, аны ашамаячаклар. Күпбалалы гаиләләр буенча да хәл итәсе сораулар бар. Кайбер районнарда бу төркем өчен 18 сум акча каралган. Әмма 53 сум 40 тиен белән әлеге сумма арасында аерма шактый. Шикәр авыруы булган, аллергияле балалар да бар. Аларга аерым ризык кирәк. Боларны балалар файдасына хәл итәргә, «балалар – безнең киләчәк» дигән матур сүзләрдән эшкә күчәргә кирәк.

Югары сыйныфларда тәлинкәне ялтыратып куйсалар, башлангыч сыйныф укучылары исә ашап бетерми. Казанда яшәүче әти-әниләр арасында моны иртәнге ашны сәгать 9да ук бирүгә бәйләүчеләр дә бар.
– Сәгать 9да ашату иртә дип саныйм. Әмма укучылар арасында өйләрендә ашамыйча, чәй эчмичә дә килгәннәре дә очрый. Әти-әниләр контроле бөтен проблемаларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Мәктәпләрдә сорауларга җавап булмаса, министрлыкка, Дәүләт Советына шалтыратырга кирәк, – ди Татьяна Петровна.
Сәрия Сабурская белдергәнчә, шалтыратучылар барлык укучыларны да бушлай ашатып, акчаны банкомат аша түләп булмыймы дип тә кызыксынган.
– Менделееевскидан берәү югары сыйныфларга да иртәнге аш кирәк, төшке аш та туклылыклы булсын, дип шалтыратты. Өйдә дә бала, оныклар ашасын дип тырышабыз, –ди вәкаләтле вәкил. – Бүген мәктәпкә килергә дә кирәкми. Табиблар, Роспотребнадзор белгечләре ярдәмендә онлайн чаралар да уздырып була. Ашау әдәбе һәр балага аңлатылырга тиеш. Бу – баланың сәламәтлеге. Аннан ашказаны-эчәк авыруларыннан интегәләр. Балабыз агуланган иде, дип тә шалтыратучы булды. Кайда нәрсә ашаганын белмиләр. Бәлкем ул, кибеткә кереп, чипсы яки башкасын ашагандыр. Без әти-әниләр, балалар белән эшләргә тиеш. Мәктәп җитәкчелеге уку гына түгел, тәрбия, туклану, сәламәт яшәү рәвешенә дә игътибар итсен иде. Бу яктан әле эшләп бетермибез.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, 1 сентябрьдән һәр мәктәптә әти-әниләр контроле булдырылган.
– Әти-әниләрне борчыган кимчелекләр дә бардыр, әмма кайсыдыр мәктәптә балалар ашамыйча кала дигән шик юк. Әти-әниләр көн саен яки атнага ике тапкыр да мәктәпкә бара ала. Алар укучыларның ничек ашавын, ашарга өлгерү-өлгермәвен күзәтә. Тәлинкәдә ботка күп кала икән, димәк, тәмсез дигән сүз. Ризык суык дип әйтүчеләр дә бар. Өйдә дә тегендә-монда борылганчы, бик тиз суына. Бу ашханә залларының зурлыгына да бәйле. Мармитлар, температура үлчәгечләр бар, – диде урынбасар. – Кайда тәмлерәк ашаталар, дип сорыйсыз. Бөтен пешекчеләр дә бала ашасын дип тырыша. Аларның эше җиңел түгел. 210 мең баланы бушка ашатабыз бит. Кайда күңел җылысын биреп әзерлиләр, шунда тәмле була. Быел ашханәләрне ремонтлау, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү эше алып барыла.
Мәктәпләрдә ашатуудан әти-әниләр ризамы? Без дә аларның фикерен белештек.
– Ашау бик яхшы. Кәтлит кенә дә 4 төрле. Алмасын да, салатын да, барысын да бирәбез. Югары сыйныфларда көнгә 28 сумлык ашыйлар. Монда 8 сум субсидия кертелә. Әти-әниләрдән айга 520 сум җыябыз. Үземнең улым 8 сыйныфта укый. Тамагы туеп кайта. Ашы да, боткасы да, кәтлите дә бар, – ди Мөслим районының Баек мәктәбе директоры урынбасары Айгөл Мадьярова.
Казанда яшәүче Рәсимә Галиева баланы ашарга өйрәтү әдәбе гаиләдән килә дип саный.
– Улыбыз Әнвәр умырып ашый торганнардан түгел. Боткага түгел, шоколадка да исе китми аның. Шуңа күрә өйдә мәҗбүриләп ашатырга туры килә. Көн саен шулпа, ботка пешерәм. Борын җыерып утырасы түгел, мәктәптәгесен дә ашап бетер, дип өйрәтәм. Әти-әниләр ашханәгә килгәч, минем тәлинкәне төшерегез әле, ашап бетердем, әнигә күрсәтергә кирәк, ди икән. Мәктәптә яхшы ашаталар. Дөрес, риза булмаган әти-әниләр дә бар. Әти-әниләр балаларын узындырып бетермәсеннәр иде, – ди ул.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү