Җырлаучылар күп лә ул… Илһам Шакиров премиясе турында белгечләр нинди фикердә?

Җырчыларның да үз премиясе булдырылды. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе вокал сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларга биреләчәк. Әлеге бүләк эстраданы ни дәрәҗәдә үстерә алыр? Ул да башкалары кебек үк чиратка салынмасмы? Әлеге сорауларны белгечләргә бирдек.

Зилә Сөнгатуллина, Россиянең халык артисты, Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор:

– Премиянең вокал сәнгатен күтәрәчәге турында шик булырга тиеш тә түгел. Чөнки Илһам Шакиров сәнгате – затлы сәнгать. Репертуары дисеңме, моңымы, зыялылыгы, акылы – ул һәр яктан аерылып торды. Беренче карашка бик гади күренә, ә якыннан аралашканда нинди төпле, белемле кеше булуына хәйран каласың. Консерватория тәмамлавы – профессиональ яктан ныклы нигез коруы булды. Гомеренең азагынача җырлавы да шуннан, чөнки ул – ныклы нигезле вокал мәктәбен алган кеше. Яшьләр өчен аның иҗаты – маяк, ул – татар җыр сәнгатенең йөзе. Һәм бу һич арттырусыз. Җыр дип әйткәндә, һәрберебез Илһам абый, Әлфия апаны искә төшерә бит. Алар бу сәнгатьне югары дәрәҗәгә күтәреп, халык мәхәббәтен яулаган кешеләр. Аңлый алсалар, Илһам Шакиров иҗаты – яшьләргә бик зур мәктәп. Ләкин 1–2 җыры белән генә чикләнергә кирәкми. Аның бит репертуары бик киң, язмалары бик күп, теләк белдергән кешегә сыйфатлы язмалары бик күп. Илһам абый – бик күп композиторларның җырларын үлемсез иткән шәхес тә әле ул. Яшьләр өчен бу яктан да үрнәк. Бигрәк юк-бар җырлыйлар бит хәзер. Эчтәлеге дә, көе дә, моңы да юк. Татар җыры шундый булырга тиешмени? Һич тә юк, татар җыры Илһам абый биеклегендә булырга тиеш.

Әлеге бүләкнең дәрәҗәсен төшерергә, аны чиратка салырга һич тә ярамый. Яшь башкаручылар әлеге премиягә киләчәктә дәгъва кылырга җыеналар икән, хәзер үк аның репертуарын өйрәнә башларга кирәк. Бөтен яктан туры килергә тиешләр. Әгәр башкаручылар җитлегеп өлгермиләр икән, без вакытын тагын да озайта алабыз. Әлегә ул ике елга бер мәртәбә бирелә. Чын сәнгать дип әйтерлек башкаручылар үсеп җитешергә тиеш. Без быел сайлаган кандидатлар әлеге таләпләргә туры килә. Бигрәк тә Филүс Каһиров. Резеда Галимова исә – чын профессионал. Флер Шакировка килгәндә, ул инде – халык арасыннан чыккан самородок. Ләкин без алдагы елларда яшьләр кандидатураларын карарга бурычлыбыз. Бигрәк тә һәвәскәр җырчылар арасыннан яшьләрне эзләргә кирәк. Киләчәктә аларның «Илһам абый да авылдан килгән һәм нинди дәрәҗәгә ирешкән!» дигән уйлары ныгысын. Менә шундый талантлардан зур профессионаллар үстерергә кирәк. Бәлкем, Илһам премиясен алган һәвәскәр ун елдан профессионалга әйләнер.

Клара Хәйретдинова, Татарстанның халык артисты:

– Илһам Шакиров исемен йөртә икән, әлеге премиягә һәр яктан камилләшергә омтылган вокалчылар лаек булырга тиеш дип саныйм. Чөнки Илһам абый күпкырлы җырчы иде. Билгеле, аның дәрәҗәсенә җитү бик зур тырышлык таләп итә. Бүген андый дәрәҗәгә омтылучылар бар, ләкин җитүчеләр юк әле. Бу премия камилләшергә этәргеч булсын иде, кеше матди ягын түгел, күбрәк иҗат турында уйлансын иде. Иҗат дигәндә профессионал композиторлар әсәрләрен күз уңында тотам. Кызганыч, алар бик аз яңгырый. Без укучыларым белән классик җырларны интернетка чыгару өчен әзерләдек. Бу хәзинә күләгәдә калырга тиеш түгел. Аннан килеп, музыка бит телне сакларга да ярдәм итә. Билгеле, җырның сүзе мәгънәле булган очракта… Кызганыч, Әнвәр Бакиров, Алмаз Монасыйпов, Ренат Еникеев кебек олпатларның әсәрләрен белмиләр. Монда инде радио-телевидениедә пропаганда булырга тиештер. Россиядә бу җәһәттән «Культура» каналы бар. Безнең дә берничә каналыбыз бар дибез, әмма берсе дә «Культура» миссиясен башкармый. Бик кызганыч. Һич югы шушы максатта махсус тапшыру әзерләнсен иде. Юкса ел саен дистәләгән профессиональ җырчылар әзерләп чыгарабыз. Аларның күбесе безнең сәнгатькә түгел, чит ил сәнгатенә хезмәт итә башлый. Чөнки бездә аларны күрүче дә, белүче дә юк. Алар күләгәдә. Бу премия менә шушы проблеманы хәл итәргә ярдәм итмәсме дигән өметем бар әле минем. Чөнки әлегә эфирда бер көнлек җырлар хакимлек итә… Илһам абыйның үз сүзләре белән әйткәндә, җырлаучылар күп лә ул, җырчылары аз.

Рәсим Ильясов, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры җитәкчесе:

– Әлбәттә, беркем дә Илһам кебек җырлый алмас, ләкин аның дәрәҗәсенә омтылучылар бар. Менә шундый кешеләрне арттыру, вокал сәнгатен үстерү өчен уйланылган әлеге премия. Шул ук вакытта олпат шәхесебезнең истәлеген һәм мирасын саклау өчен дә кирәк иде әлеге чара. Яшерен-батырын түгел, чын профессионал җырчыларны табу, аларга ярдәм итү эше актив алып бармый. Аларны танытырга, халыкка тапшырырга, шулай итеп халык зәвыгын да үстерергә вакыттыр.

Эстраданың сыйфатын кайгыртучыларның берсе иде Илһам Шакиров. Инструменталь ансамбльләрне оештыру да аннан башланды дип әйтергә була. «Идел буе каеннары», «Чулпан йолдыз» җырларын гына искә төшерик. Нинди аранжировкалар эшләнгән бит күпме еллар элек! Эзләнүчән артистлар бүген дә инструменталистларны туплыйлар, ләкин алар бик аз. Күбесе музыканы флешка белән йөртә. Ни өчен тамашачы сәхнәдән «цирк» көтә? Чөнки сәхнә буш, анда музыкантлар да юк, җырчының исә «халыкны тотарга» энергиясе җитеп бетми. Аптыраганнан сикерә башлый инде ул. Тамашачы да шуңа ияләнә, бу юлы нишләр дип көтә башлый. Илһам абыйның биюгә әллә ни исе китми, ул тамашачыны моңы белән җәлеп итә иде. Аның талантын исә җанлы музыка тагын да куәтли. Менә шул мәктәпне торгызасы иде.

Гөлинә Гыймадова

Фото: prokzn.ru


Фикер өстәү