Исмәгыйль+Зөһрә: күренекле татар галиме белән беренче татар хатын-кыз журналистының мәхәббәт тарихы

Күренекле татар галиме, үзенең хезмәтләрендә бик күп татар хатын-кызларының язмышын ачыклаган Тәэминә апа Биктимерова архивындагы бер фотоның нәкъ менә артына язылган язуы җәлеп итте: «Татар хатын-кызлары арасыннан беренче журналист Зөһрә Акчурина». Гомерен шушы хезмәткә багышлаган хатын-кызлар өчен шактый кызыклы мәгълүмат бит. Без кемнәр юлын дәвам иттерәбез икән? Тәэминә ханым шактый эзләнгән, аның язмышыннан хәбәрдар булып чыкты.

1917 елның апрелендә Казан шәһәрендә ачылган Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаенда Зөһрә Акчуринаны аягүрә басып искә алалар. Корылтайның Президиумында Зөһрәнең кызы – хатын-кызлар азатлыгы, тигез хокуклары өчен көрәшүче, Кырым хатын-кызлар хәрәкәтенең танылган җитәкчесе, мөхәррирә Шәфика Гаспралы утыра…

Мин – синеке!

Зөһрә ханым – олуг татар әдибе Исмәгыйль Гаспралының хәләл җефете. Аларның танышулары да, кавышулары да бик маҗаралы була.

1878 елны Исмәгыйль Гаспринский Кырымдагы Бакчасарай шәһәренең башлыгы булып сайлана. Нәкъ менә шул вакытларда Сембер губернасының атаклы байлары – Акчуриннар гаиләсеннән Ибраһим Курамша белән Зөһрә Әсфәндияр кызы Кырымга дәваланырга киләләр. Билгеле инде, килгәч тә, бай, зыялы гаиләләр белән танышу башлана. Исмәгыйль белән Зөһрә беренче күрешүләрендә үк бер-берсен ошаталар. Тик бу хисләрне тышка чыгарырга ашыкмыйлар. Очрашкан вакытларда сүз күбрәк Исмәгыйльнең «Русия мөселманнары» дигән брошюрасы хакында бара.

Зөһрә искиткеч чибәр, укымышлы кыз була. Рус, француз телләрендә иркен сөйләшә, музыка, җыр сәнгатен, классик әдәбиятны белә. Кырымнан кайткач, егет белән кыз хат языша башлый. 1881 елны Исмәгыйль, Акчуриннарның берәрсен күреп, якыннанрак аралашу нияте белән Мәкәрҗә ярминкәсенә килә. Анда Ибраһимны очратып, Зөһрәне яратуы хакында әйтә. Әмма кызның әтисе Әсфәндияр яшьләрнең теләгенә каршы килә. Имеш, үзе бер мәшһүр байның угылы түгел, ничек ул кыз сорарга батырчылык итә?

Бакчасарайдагы Зынҗырлы мәдрәсәсе

Исмәгыйль, болай эш барып чыкмаслыгын аңлагач, үзе белән ике егет алып килә. Зөһрә дә асравын ияртеп чыга. Алар шаһитлар алдында вәгъдә бирешәләр. Исмәгыйль шаһитлар кул куйган кәгазьне кызның әтисенә күрсәтә. Әсфәндияр, бу әдәпсез егетне акылга утыртырга уйлап, фабрикасыннан эшчеләр чакыра. Әмма укалы-чуклы киемнәр кигән егеткә аларның куллары күтәрелми. Шулай да шау-шу куба. Шул тавышка балконга чыккан Зөһрә Исмәгыйльгә: «Мин – синеке!» – дигән сүзләрне җиткерә.

Исмәгыйль Уфага мөфти янына барырга карар кыла. Зөһрәнең дә хәле кискенләшеп китә. Үги әнисе (үз әнисе үлгән була) аңа көн күрсәтми. Туганнарга, дус-ишләргә дә кыз янына килү тыела. Җитмәсә авыл егетләре, аңа атап, бәет чыгаралар, малайлар такмаклап йөриләр. Исмәгыйль, хәлне аңлатып, шаһитлар кул куйган кәгазьне дә күрсәткәч, мөфти яшьләргә теләктәшлеген белгертә. Әсфәндиярнең туганы Тимербулатка хат язып, «бу эшне күркәмлек белән тәмамларга» куша. Исмәгыйль юристтан да ярдәм сорый. Ниһаять, Әсфәндияр ризалыгын бирергә мәҗбүр була. Тик никахка туй төсмере кертмәс өчен, туган-тумачаны, дус-ишне чакыртмый. Мәсьәлә мәһәргә барып җиткәч, тагын тавыш чыга: ачуы чыккан ата егеттән 2 мең сум мәһәр таләп итә һәм шунда ук өстәлгә чыгарып салырга куша. Исмәгыйль аптырап кала, вексель белән түләргә ризалык сорый. (Чагыштыру өчен: ул вакытта яхшы ат бәясе 90 тиен тора.) Бәхәсләрдән соң, ниһаять, никах укыла.

Гореф-гадәт буенча Исмәгыйль белән Зөһрә бу йортта атна-ун көн яшәргә мәҗбүр булалар әле. Аларга беркем белән дә сөйләшергә рөхсәт ителми. Үги ана, «хәерче кияү»не танымаганын белгертер өчен, усаллыгыннан нишләргә дә белми. Хәтта кесәлгә дә тоз салып бирергә куша.

Исмәгыйль Гаспрали белән Зөһрә Акчурина

Туган яктан еракта

Ниһаять, китәр көн дә җитә. Шундый ерак юлга киткән кызны озатырга беркем дә килми, чөнки атасы рөхсәт итми. Бары тик бер туганы Якуб Акчурин гына, үз атларын биреп, яшьләрне озатып кала. Мондый мөнәсәбәтне кызның нечкә күңеле күтәреп бетерә алмый, күрәсең, Кырымга килгәч тә, ул бик каты авырый башлый. Исмәгыйль, хәлне аңлатып, сеңлесе Хөршиднең килүен үтенеп, хат яза. Җавап булмый. Авыру белән тартышып яткан Зөһрә янында ире Исмәгыйль, каенанасы Фатыймабикә, каенсеңелләре Әсма һәм Зәйнәп була. Аларның ярдәме белән ул терелә.

Шулай итеп, кыз туып үскән йортына, Идел буйларына башкача әйләнеп кайта алмый. Туган җирдән аерылуны бик авыр кичерә, әлбәттә. Шулай да бернигә карамастан, Зөһрә иренең эшендә беренче ярдәмче, тугрылыклы хатын булып, күпләргә үрнәк күрсәтә. Алар Рифат, Шәфика, Бәһия, Ләйлә, Даниял, Нигәр, Мансур һәм Хәйдәр исемле 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Бу мөхтәрәм затлар чыгарган «Тәрҗеман» газетасы төрки-татар дөньясында танылып, тормышлары да җайланып китә.

Көннәрдән беркөнне Гаспринскийлар йортына Зөһрәнең әтисе Әсфәндияр килеп керә. Аның байлыгы инде тәмам таркалган, бер мескен хәлгә төшеп, «гәзитче кияү»дән Истанбулга китәр өчен ярдәм сорап килә ул. Исмәгыйль аңа виза алырга булыша, көнкүрешне көйләп җибәрергә акча бирә. Әсфәндияр үзенең ике улын да кияү тәрбиясенә калдырып китә.

«Бер бөек кешене алыгыз да тәрҗемәи хәлен укыгыз. Һәрвакыт аның янында бөеклегенә юл хәзерләп вә күңелне шатлык вә гайрәткә этәреп тормакта булган бер хатынны күрерсез! Әлеге хатын һиҗри белән 1319, милади белән 1903 елда 13 апрель, шимбә көн ахшам вакыты җиткәндә Бакчасарайдагы Зынҗырлы мәдрәсәсе каберлегендә Миңлегәрәй хан төрбәсе капкасы каршында җирләнде. Аңа 41 яшь иде», – дип язган олуг галимебез Риза Фәхретдин Зөһрәнең вафаты турында. Зөһрә Акчуринаның истәлеге булып, Кырымда ачылган кызлар мәктәбе дә калган.

Олуг әдип Исмәгыйль Мостафа улы Гаспралы Кырымда, Ялта шәһәреннән ун чакрымда урнашкан Гаспра авылында туа. Әти-әнисе – чыгышлары белән морзалар, 6 бала үстерәләр. Исмәгыйль башта авыл мәдрәсәсендә укый. Тик мондагы кадимчә укыту тәртипләре белән килешмичә, башта Симферополь лицеена китә, соңрак Воронеж һәм Мәскәү хәрби училищеларында белем ала. Мәскәүдә укыганда «Московские ведомости» газетасы мөхәррире гаиләсе белән аралаша. Аларның барлык славян халыкларын берләштерү идеясе белән яшәгәнен күреп, мөселман халыкларының язмышы турында уйлана башлый. Зынҗырлы авылы мәдрәсәсендә балалар укытканнан соң, Парижга китеп, анда ике ел яши. Гарәп, фарсы, француз телләрен өйрәнә. Франциядән кайтышлый, Истанбулда туктап, үзенең беренче хезмәтен яза.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү