Марат Гыйбатдинов: «Төбәкләрдәге милләттәшләребезне югалтабыз икән, татар теленең даирәсе кискен рәвештә кысыла дигән сүз»

Җан исәбен алу мәшәкатьләре килеп җитә башласа, милләттәшләребезнең кайбер этник төркемнәре «уянып китә»: кинәт кенә үзләрен аерым бер милләт итеп хис итеп, нәрсәдер даулый башлыйлар. Әйтергә кирәк, мондый очраклар тарихыбызның тамырына балта белән чапкандай була. Моның сәбәпләре нидә? Тарихны белмәүдәме? Битарафлыктамы? Үз-үзеңне күрсәтергә теләүдәме? Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов белән шушы сорауларга җавап эзләдек.

– Чыннан да, җан исәбе алу уңаеннан шау-шулар күптән башланды инде. Быел ул тагын да кискенләште. Узган кампаниядә керәшеннәр, башкортлар, Себердә яшәүче татарлар белән проблемалар килеп чыккан иде. Бу юлы көтмәгәндә ногайлар темасы күтәрелде. Шул мәсьәлә белән шөгыльләнүче оешмалар Әстерханда яшәүче татарларны, сез ногайлар, дип инандырмакчы. Андагы авылларны ногай авылы дип игълан итәләр. Менә шундый нигезсез фаразлар халыкның башын бик бутый. Бу җәһәттән без элегрәк үткәрелгән экспедиция материалларын кабат-кабат тикшерәбез. Андагы халык үзләре хакында, без саф татарлар, дип әйткән. Бу – этнографлар яки телчеләр тарафыннан сүзгә-сүз язылган фикерләр.

– Берәр этник төркем аерылып чыккан очракта аларны нинди язмыш көтә?

– Закон буенча һәркем үзе теләгән милләтне сайлый ала. Татарның бер төркемен аерып та яздылар, ди. Әмма һәркем уйланырга тиеш. Синең мәктәбең, дәреслекләрең, телевидение-радиоң буламы? Әдәбиятың, язучыларың бармы? Телне, милләтләрне саклау проблемасы безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда күтәрелә. ЮНЕСКОның шундый системасы бар, анда телне саклап калуның критерийлары бирелгән.

Беренче чиратта – мәктәп, монысы иң әһәмиятлесе, икенче урында – гаилә, аннан соң – мәгълүмат чаралары. Бу телдә никадәр кеше сөйләшә, рәсми документлар, законнар бармы, дәреслекләр басыламы – барысы да исәпкә алына.

Бу өлкәләрнең берсе генә төшеп кала икән, димәк, әлеге тел куркыныч астында, тиз арада юкка чыгарга мөмкин дигән сүз. Шөкер, безнең республикабыз, телевидение-радиобыз бар. Түрәләр арасында да татар телендә сөйләшергә омтылучылар күренә. Законнар, карарлар, рәсми документлар ике телдә нәшер ителә. Шулай да татар телен саклау бик катлаулы дип әйтәбез. Ә зур татар мәдәниятеннән аерылган кечкенә генә төркемне ни көтәчәк? Милләттәшләребез шул хакта уйлансын иде.

– Марат Мингалиевич, телне саклап калуда иң әһәмиятле рольне мәктәп уйный, дидегез. Сүз дә юк, тарихыбыз, телебез бик бай. Тик, ни кызганыч, аны киң катлау халыкка, мәктәп балаларына җиткерү өлкәсендә юллар бер-бер артлы ябыла бара кебек?

– Соңгы елларда Россия мәгариф системасында төбәкләр тарихы турында белем бирү вазгыяте шактый кискенләште. Элек региональ компонент дигән төшенчә бар иде. Шуның ярдәмендә балаларга нәрсәдер җиткерергә мөмкинлек булды әле. Хәзер инде ул да юк. Мәктәпләрдә Россия тарихы дигән фән генә калды. Шулай да Россия Мәгариф законында, федераль дәүләт стандартларында, балалар үз төбәк тарихын белергә, гореф-гадәтләрен өйрәнергә тиеш, дигән сүзләр бар. Әмма проблема шунда: бала аны ничек белергә тиеш? Бу хакта бер җирдә дә язылмаган. Дәресләр өчен аерым сәгатьләр бирелми бит. Димәк, әгәр дә укытучы татар тарихын өйрәтергә кызыксына икән, аңа каршы килүче юк, дигән сүз генә бу. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда әйләнә-тирә мохитне өйрәнү дәресләрендә без нәшер иткән «Татарстан мирасы» әсбапларын өстәмә материал итеп файдалана алалар. Әмма укытучы теләми икән, яки китабы юк икән, аңа беркем бернәрсә әйтми. Балалар татар телен, тарихын өйрәнмиләр икән, димәк, нинди милли үзаң тәрбияләү турында сүз алып барырга мөмкин? Безнең илдә укыту программасы ике өлештән тора. Беренчесен үзгәртеп булмый, федераль дәрәҗәдә мәҗбүри санала. Мәсәлән, монда рус теле, математика, физика, химия фәннәре турында сүз бара. Икенчесе – вариатив, яки үзгәрә торган өлеш. Анысын мәктәпләр, ата-аналар үтенеченә нигезләнеп, үзләре сайлый. Хакимиятләр, министрлыклар мәктәпкә басым ясый алмый. Тик, ни кызганыч, татар теле, әдәбияты, татар тарихы кирәк дигән ата-аналар күренми. Бәлки алар бардыр. Хокукларын гына белеп бетермиләрдер. Димәк, беренче чиратта ата-аналар арасында аңлату эшләрен алып барырга кирәк. Бүген, вазгыять нинди булуга карамастан, дәреслекләр чыгарыла. Дөрес, хәзер моның өчен Мәскәүдән рөхсәт алырга кирәк. Алар, бездә экспертиза ясарга белгечләр юк, диләр. Үзләре безгә мондый хокукны бирмиләр. Кыскасы, гел шундый тарткалашу бара. Бу очракта укытучылар ихтыяҗ күрсәтергә, безгә менә шундый дәреслек кирәк дип, үз сүзен бастырып әйтергә тиешләр.

– Татарстан – Россия составында. Димәк, тарих китабында безнең республика турында да мәгълүматлар булырга тиеш…

– Соңгы елларда без беркадәр мәгълүмат кертә алдык. Хәзер программаларда «Россия халыклары» дигән бүлек бар. Татар тарихына килгәндә исә борынгы төрки чор бераз сурәтләнгән. Шул исәптән Болгар чоры, Алтын Урда искә алынган. Әмма проблема шунда: алар бик кыска, бер-ике җөмлә, яисә бер абзац тирәсе генә. Өстәвенә, дәреслектә булса да, бу темалар Бердәм дәүләт имтиханы сорауларына кертмиләр. Ә мәктәптә укыту процессы, белгәнегезчә, БДИга әзерләүгә юнәлтелгән. Шуңа күрә укытучылар бу темаларга бөтенләй игътибар итми диярлек.

– Мондый проблемаларны хәл итү өчен тагын ниләр эшләнә?

– Бер чара буларак, Татарстанда татар тарихы буенча региональ олимпиада уздырабыз. Анда шактый укучылар катнаша. Шөкер, татар тарихы белән кызыксынган балалар бар әле. Быел республика этабында 71 бала катнашты. Алар инде мәктәптә, районнарда җиңү яулаган. Укытучылар аларны өстәмә әзерли. Бу җәһәттән тагын бер яңалык тәкъдим итәр идем. Хәзер рейтингны билгеләр өчен укытучыларга төрле пунктлар буенча бәя бирәләр. Шунда, федераль стандартлар буенча укучылар төбәк үзенчәлекләрен беләме, төбәк материалларын кулланамы, дигән пункт та кертелсен иде. Бу фидакарь укытучыларга ничек тә ярдәм итәргә кирәк. Әгәр дә шундый кызыксындыру юллары белән җәлеп итмәсәк, алар да сүнәчәк.

– Бу фикерегезне тәкъдим итеп карадыгызмы?

– Телевидениедә чыгыш ясаганда сөйләдем. Министрлыкта күптән шушы темага бер сөйләшү булган иде. Анда да җиткердем. Ни кызганыч, без тәкъдимнәр генә әйтә алабыз шул. Тормышка ашсын өчен бу фикерләрне җәмәгатьчелек хупларга тиеш. Минемчә, һәр җирдә, бигрәк тә чит төбәкләрдә татар ата-аналары комитетлары оештырылса, әйбәт булыр иде. Алар үз хокукларын белергә һәм бик актив эшләргә тиеш.

Без күрәбез бит: бер-ике ата-ана үзләрен комитет дип игълан итә дә, төрле оешмаларга хатлар язып, тавыш күтәреп йөри. Ә нишләп безнең ата-аналар берләшә алмый? Закон буенча, аларның да шундый ук хокуклары бар бит. Безнең балаларга татар теле, татар тарихы кирәк дип, телебезне яклап чыга алырлар иде. Мәктәп телне бер буыннан икенче буынга тапшырырга мөмкинлек бирә. Татар мәктәпләре, татар балалар бакчалары системасын һичшиксез торгызырга кирәк.

Безнең татар мәдәнияте Татарстан белән генә чикләнми бит. Тукаебыз Җаекта укыган, Такташ Мордовиядән, Муса Җәлил Оренбургтан, Башкортстанда күпме милләттәшләребез яши. Төбәкләрдәге милләттәшләребезне югалтабыз икән, татар теленең даирәсе кискен рәвештә кысыла дигән сүз. Тагын бер проблема – ул кадрлар мәсьәләсе. Башка төбәкләрдә татар мәктәпләре ачылган очракта тәрбияче, укытучы кем була? Ярый, Татарстан җибәрде, ди. Тик алар анда калырмы? Яисә берничә елдан әйләнеп кайтырмы? Яки без шул төбәкнең студентларын Казанга китереп укыта алабыз. Алар кире кайтырмы? Сораулар күп. Димәк, ул төбәктә булган югары уку йортларында татар кафедраларын, бүлекләрен, факультетларын торгызырга кирәк. Боларның барысы да татарлар күпләп яшәгән җирләрдә совет чорында бар иде. Революция алдыннан да шулай булган: Ырынбур, Уфа, Троицк һәм башка урыннарда татар мәгарифе үзәкләре булган.

– Мондый вазгыятьне торгызырга мөмкин булыр дип уйлыйсызмы?

– Формаль яктан караганда бөтен мөмкинлекләр бар. Әлбәттә, вазгыять шактый катлаулы. Әмма төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар белән берләшеп тотынсак, акрын-акрын кузгата алыр идек. Әйтергә кирәк, эшләр бара инде. Татарның гамәл стратегиясен кабул иттек. Ул – безне туплый торган бер чара, төп юнәлешләрне күрсәтә. Бүген без югары уку йортларында бөтен фәннәр буенча татарча дәреслекләр чыгара алабыз әле. Тиз вакыт эчендә укытучылар да әзерли алыр идек. Тик вакыт узган саен бу потенциалны югалта барабыз. Биш елмы ул, унмы, бәлки егерме елдан дәүләттән заказ килсә дә, аналитик химия яки сапромат буенча татарча дәреслекләр язучылар табу бик икеле. Безгә бүген булган мөмкинлекләрне югалтмаска кирәк. Татар теле фән теле булырга, фәнни мәкаләләр, фәнни чыгышлар ясый торган галимнәр дә булырга тиеш. Бүген, ни кызганыч, галимнәргә бәя биргәндә, татар телендәге язмалар күп очракта искә алынмый. Рус яки чит телдәге мәкаләләргә генә игътибар бирәләр. Югыйсә телне саклыйк, үстерик дисәк, татарча фәнни әсәрләрне язган галимнәребезне хупларга, дәртләндерергә генә кирәк, матди ярдәм дә булса начар булмас.

Бездә шулай ук тәрҗемәчеләр мәктәбе дә юк диярлек. Фәнни тәрҗемә ул бик катлаулы. Физика, химия, тарих дәреслекләрен тәрҗемә итәргә гадәттә филологларга бирәләр. Әмма ул эчтәлекне белми, үзе ничек аңлый, шулай тәрҗемә итә. Шуңа күрә шул фәнне һәм татар телен камил белгән белгечләр кирәк.

– Марат Мингалиевич, тиз арада гына дип әйтик, без нишләп шундый дәрәҗәгә төшеп киттек, күп нәрсәне югалттык?

– Сәбәпләр күптөрле. Беренчесе – глобализация. Кулда – телефон, күз алдында – интернет. Бала туган көненнән уйный башлый. Элек без тар мохиттә яши идек, бу исә милләтне, телне саклауда шактый зур роль уйнады. Икенчесе – Россиядәге рәсми сәясәт. Өченчесе,  буыннар арасындагы дәвамчылык өзелә башлады. Совет чорында инкыйлабка кадәрге елларда туган әбиләр-бабайлар бар иде әле. Хәзергеләр еш кына үзләре дә телне юньләп белми. Шулай итеп, табигый рәвештә бирелә торган традицияләр саега, зәгыйфьләнә. Боларның барысы да, милләтнең таркалуына, телнең акрынлап юкка чыгуына китерә.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү