Дөрес тукланмау, шул исәптән, баш миенә дә начар тәэсир итә. Бу исә кәефсезлеккә, хәлсезлек, алҗыганлыкка китерә. Табиб-диетолог Елена Соломатина Sputnik радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә мондый хәлдән котылу өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә кирәклеге турында сөйләгән.
Баш миенең яхшы эшләве өчен ризыкта холин матдәсенең күп булуы кирәк. Ә ул йомырка сарысында, иттә (аеруча сарык итендә), шулай ук солы боткасында, чәчәк кәбестәдә күп. Моннан тыш В12 һәм тимергә бай ризыкларны менюга кертү шарт, дип аңлаткан табиб.
“Холин нерв импульсы тизлеген, ягъни башның тизрәк эшләвен тәэмин итә. Шулай ук B12 витаминына бай ризыкларны күбрәк куллану да кирәк. Яшь барган саен, организмда бу витамин кими. Шуңа күрә баш әйләнү, хәлсезлек барлыкка килә. Баш миенең даими рәвештә кислород алып торуы өчен составында тимер булган ризыклар – бавыр, ит ашау таләп ителә”, – дип белдергән Соломатина.
Әмма файдасы күбрәк булсын өчен ризыкларны чамасын белеп кенә куллану хәерле. Ник дигәндә, артыгын ашап җибәргәндә, ризыктагы токсиннар аның файдасын бетерә, дип аңлаткан табиб-диетолог.
Моннан тыш ризыкны кыздырмау, ә пешереп ашау хәерле. Шулай ук тәм-томны чикләргә, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә. Шул чагында баш мие дә яхшырак эшлиячәк, организмга да хәл керәчәк, дип йомгак ясаган сүзенә табиб-диетолог.