«ВТ» бәйге җиңүчеләрен котлап кайтты: «Байый башлаган кешене авылда гадәттә өнәп бетермиләр. Сездә башкача икән» 

«Синдә генә көчле мин, Метрәем…» Бу юллар Мөслим районының шушы авылында туып үскән, белем алган, хәзер инде эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, авылдашларын эшле-ашлы  гына түгел, мәдәниятле, мәгарифле, спортлы да иткән Рүзәл Минһаҗев шигыреннән.

«Бу – минем туган авыл!» бәйгесе шартларын үтәү йөзеннән, без аның янына барып, эшләрен, тормышын үз күзләребез белән күзәтеп, авылдашлары белән сөйләшеп кайттык.  «Без бит  – авыл яшьләре!» номинациясендә беренче урынны яулаган Раушания Шәяхмәтова, чыннан да,  язмасына шәп, уңган-булган, бар яктан да килгән герой сайлап алган икән дигән нәтиҗә ясадык.

– Моннан берничә ел элек Түбән Камада оештырылган «Мөслим» якташлыгына баргач, эшләре белән танышкач, мондый егетләр дә була икән дип, Рүзәлне күрдем дә шаккаттым, – ди Раушания үзе. Монда ул матди якны ныгытуга корылган эш-гамәлләрне генә күз уңында тотмый.  Хәйрия ярдәме өчен оештырылган концертлар белән авылдан авылга йөрү, «Мөслим кырмыскасы» дигән  КВН командасы оештырып, җиңүләр яулау, Метрәй авылы һәм Мөслим  халык театрлары әзерләгән спектакльләрдә катнашу, шигырьләр язу – барысы да әсир иткән авторны.

 Килүгә Рүзәлнең эш урынына юл тоттык. Нәкъ бәйгегә килгән язмадагыча,  матурлык тудыралар егетләр:  милли бизәкләр белән тәрәзә йөзлекләре ясыйлар, капкага элеп куярга почта тартмалары җитештерәләр. Соңгы арада калайга төрле эчтәлектәге игъланнар, гыйбарәләр язып, үзенә бер төр товар уйлап тапканнар.

«Шөкер, заказлар бик күп. Бөтен Татарстанга, Башкортстанга хезмәт итәбез, – дип елмая ул үзе  канәгатьләнү хисе белән.  Егетләр бөтен әйберне кулдан ясыйлар. Чын рәссамнар инде. «Мондый эшләрне дә автоматлаштыру өчен җиһазлар бар анысы, – ди Рүзәл бу җәһәттән. – Әмма  без аны куллану ягында түгел, чөнки һәр заказ үзенчә, бер-берсенә охшамаган. Бизәкләре дә, размерлары да төрле».

Рүзәлне авыл халкы да үз итә. Бу җәһәттән  язучы, хезмәттәшебез Марат Кәбиров та, уенын-чынын бергә кушып: «Байый башлаган кешене авылда гадәттә өнәп бетермиләр. Сездә бөтенләй башкача икән», – дип әйтеп куйды.

Метрәй халкы белән очрашуда мин  тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Баксаң,  авыл турындагы бу бәйге бергә җыелып гәпләшүгә юл ачкан, туганлык җепләрен ныгытуга да ярдәм иткән икән.   Монда да шулай булды. Раушания, шушы районның Тугаш авылында туып үссә дә,   Метрәйгә чит кеше түгел. Әнисе Фәниянең туган авылы бу. Заманында аның биш баласы, чиратлашып, Сәхия әбиләре янына кунакка кайтып йөргән. Әниләренең сеңлесе Әлфия апа әле дә шушында гомер итә. Очрашуга Раушаниянең улы, «ТНВ» каналының «Манзара» тапшыруында  алып баручы, җырчы Ильяс Шәяхмәтов та әнисенең шатлыгын уртаклашырга, ярдәм итәргә кайткан иде.

Бергәләп Әлфия апаларының хәлен белеп чыкканнар.  Раушания шул хакта  бәян итүгә, залдан «без дә туганнар бит», «безнең нәсел дә сезгә барып тоташа» дигән сүзләр белән  берәм-берәм күтәрелеп сөйли башладылар, Сәхия әбине искә алдылар.  Сүз уңаеннан, «Ватаным Татарстан»да күп еллар хезмәт куйган Рәшит Минһаҗ да  аларның өч буын туганнары булып чыкты. Каләмнең үткер  булуы  нәселдән килә, димәк. Метрәйдә яшәүче апалар моңа кадәр телевизордан гына күргән Ильяс белән очрашуларына бик шатландылар. Нәни улына Мөслим дип исем кушу хәбәре  барысының да йөрәкләренә май булып ятты. «Түбән Камада туып үссәм дә, нәсел тамырларым шушы җиргә килеп тоташа. Киләчәктә Мөслимдә берәр йорт салып, күчеп кайтырга да исәбем бар әле», – дигән сүзләрне ишеткәч, бигрәк тә шатландылар.

Метрәйдә «Ватаным Татарстан»ны да яратып укыйлар.  Бу хакта авылның аксакалы,  мәктәпнең элеккеге директоры Мирзанур абый Галимов сөйләде.  «Бик күп еллар бер дә калдырмыйча укып барам.  Иң мөһиме, газета тормыш турында чын дөресен яза.   Ул безгә үрнәк алыр өчен дә, гыйбрәтләр алу өчен дә бик кирәк», – диде ул. Журналистларга  олы рәхмәтен җиткерде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик. Мәктәп каршында бик матур Мирзанур паркы бар. Элек ташландык җир булган ул.  Авыл эшмәкәрләре, бергә җыелып, аны  Сабантуйлар, төрле бәйрәмнәр үткәрү, спорт белән шөгыльләнү урыны итеп көйләп куйганнар. Хәтта ярминкәләр дә үткәрелә, анда башка төбәкләрдән дә киләләр икән. Бу эштә Мирзанур абыйлары башлап йөргән. Шуңа паркка да остазлары исемен кушканнар.   Әйтергә кирәк, авылда һәр эшне акрынлап кына, район башлыгы ярдәме белән җиренә җиткерергә күнеккәннәр. Клубка ремонт ясауларына да сөенеп бетә алмыйлар. Мәктәп тә авыл күрке булып утыра. Тик менә аның дүртьеллык булып калуына гына эчләре поша. Югыйсә  балалар саны шактый.  200 хуҗалыкта 603 кеше яши.  Моның хикмәте  район  үзәгенә  якын булуга бәйле икән.

Мөслимдә зур мәктәп салынгач, югары сыйныф укучыларының шунда укуын хуп күргәннәр. Әмма киләчәкне күз уңында тоткан   халыкның мәктәпне тугызъеллык итәсе килә, чөнки  авылда калучылар, үз эшләрен башлаучылар монда гаять тә күп. Балалар таралып китмәсен, туган авылдан бизмәсен иде, диләр.  Дөрес, районга якын булуның уңай ягы да бар. Авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыйльфанов, районга барып эшләргә җайлы булгач,  эшсез тилмереп ятмыйлар, ди.  Авыл кешеләре бик актив булгач, эшләү дә рәхәт, гөрләп бара, дип күңелдәгесен дә әйтеп салды.  Бу сүзләр  район социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова фикере белән дә тәңгәл килде.

Әйтергә онытканбыз, Рүзәлнең тагын бер һөнәре – ул Инстаграм челтәрендә «Әкәмәт дөнья» дигән кыска видеотапшырулар сериясе алып бара.  Анда   Метрәй авылы тормышыннан кызыклы якларны эләктереп ала да оста итеп шәрехләп бирә.   Интернетта бик популярлашкан бер видеосы мондый.  Асфальт күренеше һәм Рүзәл тавышы ишетелә: «Җәмәгать, ниһаять, авылыбызга асфальт килеп керә… (юлчылар эшләгән кебек нидер дөберди). Бик тиздән бу асфальт авылыбызга да барып җитәр…».  Кадрда асфальт юл бетә һәм авыл юлыннан арматура таягы башына катып калган зур асфальт ташын өстерәп бару күренеше күзәтелә. Керәме, керә ич инде асфальт Метрәй урамнарына! Кайчак юмор аша «чеметтереп» алуның да файдасы тими калмый.  Бу юлы да, бәлки, шулай булыр. Кем белә?

Фәния Әхмәтҗанова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

«Бу – минем туган авыл!» бәйгесе җиңүчеләре: Мөслим районы Метрәй авылына сәяхәттән ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 


Фикер өстәү