Трейдерлар фетнәсе: кем кемне уздыра?

Дөньяның финанс базарларында соңгы көннәрдә «трейдерлар фетнәсе» дип аталган күренеш бара. Гади кешегә бу «фетнә»нең асылын аңлау бераз кыенрак, чөнки фонд базарында кыйммәтле кәгазьләр белән сату итү бернинди аек акылга да сыймый, ул тулысынча спекуляциядән тора.

Менә без берничә ай эчендә олигархлар фәләнчә миллиард долларга баедылар дигән сүзләрне ишетәбез бит әле. Чын байлык турында сүз бармый, билгеле. Алыпсатарларның бер-берсен, күбрәк вак спекулянтларны алдау хисабына баюлары гына бу. Игътибар белән карасагыз, реаль товар җитештерүчеләр соңгы бер ел эчендә барысы да диярлек зыянга эшлиләр, чөнки кризис нәтиҗәсендә күпчелек товарларга ихтыяҗ кимеде һәм җитештерү түбәнәйде. Әмма фонд базарында бөлеп баручы компанияләрнең акцияләре кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә. Моның сәбәбе бик гади: үзәк банклар күпләп акча баса да банкларга бирә. Хәзер күп илләрдә процентсыз бирәләр инде. Банклар белән кем идарә итә? Олигархлар. Олигархлар күктән яуган акчаны кая куялар? Фонд базарында кыйммәтле кәгазьләр сатып алалар. Акча күбрәк басылган саен, кәгазьләрнең бәясе дә үсә. Биржаларда эре спекулянтлар гына түгел, вак алыпсатарлар да уйный бит. Үзәк банктан кредит алып, кайсыдыр компаниянең кәгазен сатып алгансың икән, сиңа ул кәгазьнең бәясе туктаусыз күтәрелеп тору кирәк. Әйтик, кәгазь елга ун тапкыр кыйммәтләнсә, син бот күтәреп ятып та байыйсың. Олигахлар менә шулай байлык туплый. Әмма алар вакыт-вакыт кайбер компанияләрнең кәгазьләрен түбән төшереп тә байыйлар. Шул кәгазьләрне сатып алган вак инвесторларны бөлдерәләр дә аларның акчасын үз кесәләренә салып куялар. Менә шундый уенны оештыру өчен, алар хедж-фонд дип аталган фондларга берләшәләр һәм, сүз берләшеп, вак спекулянтларны рәхәтләнеп чөяләр. Әмма соңгы көннәрдә вак инвесторлар, Reddit дип аталган социаль челтәрдә берләшеп, хедж-фондларны чөйделәр. Алар бер-берсен GameStop дип аталган видеоуеннар кибетенең акцияләрен сатып алуга чакырдылар. Бу – зыянга эшли торган кибет, аның акцияләренең бернинди кыйммәте дә юк. Хедж-фондлар ул акцияләрнең бәясен төшереп отмак булганнар иде, ә вак спекулянтлар, киресенчә, аларны коточкыч югары күтәрделәр. Берничә көн эчендә GameStop акцияләре 881 процентка күтәрелде. Ә бер ай эчендә күтәрелеш 2000 процентка җитте. Акцияләрнең бәясен төшереп отарга уйлаган хедж-фондлар миллиардлаган доллар акча югалтты, бөлмәс өчен банкларга акча сорап барды, вак спекулянтлар исә миллионерларга әверелде.

Соңгы көннәрдә фетнәче трейдерлар көмеш бәясе белән уйныйлар. Алар бер-берсен көмеш сатып алырга чакыра. Көмеш бәясе бер көн эчендә генә дә 9–10 процентка күтәрелә башлады. Әле кайчан гына унциясе 20 доллар торган көмешнең бәясе 30 доллардан артып китте. Аны 1000 долларга җиткерергә чакыручы трейдерлар пәйда булды. Үткән көз газета хәбәрчесе көмеш тәңкәләр сатып алучылар белән кызыксынган иде. Россия банклары ул вакытта алтын белән сәүдә итми, бары тик көмеш кенә калган иде. Бер егет 40 мең сумлык көмеш тәңкәләр алды. Күз алдына китерегез инде хәзер: көмеш унциясе мең долларга җитсә, ул егетнең байлыгы тик яткан килеш 50 тапкыр үсәчәк бит. Шуңа күрә «трейдерлар фетнәсе» вак спекулянтлар өчен әлегә файдалы, ә көмеш белән сәүдә итүче олигархлар өчен зыянлы. Алар банктан акча алып, көмеш кәгазьләренә акча тыккан һәм аларны арзан бәядән озатып бетергәннәр иде. Хәзер көмеш алырга акча җитми, ә кредит процентсыз булса да, аны кайтарып бирергә кирәк. Бу сәүдә көмешкә бәяләр җимерелеп төшкәч, аны кыйммәткә алган спекулянтларны бөлдерәчәк, билгеле. Шуңа күрә алар бәяләрнең туктаусыз үсүе өчен җан ата да инде.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү