Гемоглобинны ит ашап кына күтәреп буламы?

Балалардагы анемия (азканлылык) – кандагы эритроцит һәм гемоглобин күләме кимүгә бәйле патологик халәт. Җәмгыятьтә бу чир авыр хәлдә яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнүче, тиешле туклану күрмәгән балаларда була дигән фикер яши. Чыннан да шулаймы? Анемия нәрсәсе белән куркыныч? Әлеге һәм башка сорауларны Республика балалар клиник хастаханәсенең 3 нче номерлы медицина-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Динара Габделхак кызы Гобәйдуллинага бирдек.

– Анемия нилектән килеп чыга? Авыр тормышлы гаиләдә тәрбияләнүче балаларга гына кагыла дип уйлау ни дәрәҗәдә дөрес?
– Организмда кислород гемоглобин (тимер микроэлементыннан торучы аксым) ярдәмендә хәрәкәтләнә. Балада тимер кытлыгы булган очракта, гемоглобин күләме кими, шуңа бәйле рәвештә күзәнәкләргә һәм тукымаларга кислород аз килә. Әлеге халәтне тимер җитмәү анемиясе дип атыйлар да инде.
Анемия – педиатриядә киң таралган авыру. Әлеге диагноз 40 процентка якын очракта – 3 яшькә кадәр үк, 30 проценты җенси өлгерү чорында куела.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, чынлап та, тимер җитмәүдән барлыкка килгән анемиянең сәбәбе тиешенчә тукланмаудан дип санала. Ләкин башка сәбәпләре дә булырга мөмкин. Тумыштан килгән тимер кытлыгы, дөрес тукланмау, баланың тиз үсеп китүе, организмдагы тимернең югалуы, ризык белән җитәрлек күләмдә кермәве, кан югалту, тумыштан килгән матдәләр алмашы бозылу да сәбәп була ала. Шул ук вакытта нәниләрдә кан әйләнеше аппаратының җитлекмәгән һәм һәртөрле йогынтыга бирешүчән булуын да истә тотарга кирәк. Аеруча алты айдан зуррак балалар тимер кытлыгына сизгер, чөнки бу вакытта аның резервы инде кимегән була.

– Әти-әниләргә баладагы нинди үзгәрешләргә игътибарлы булырга кирәк?
– Анемиянең кайбер билгеләре күзгә күренеп тора: тән тиресе агарып китә, корый, купшаклана, тырнаклар сынучанга әйләнә, чәчнең төсе тоныклана. Авыр формалары вакытында сабыйларның табан аслары, уч төпләре, ирен кырыйлары ярыла, афтозлы стоматит, тел ялкынсынуы барлыкка килә. Тагын бер билге – үтәли ут яктысында колак йомшагының аксыл булып күренүе. Анемияле балалар бик нәзберек, ОРВИ, бронхит, пневмония, эчәк инфекцияләре белән еш авырыйлар. Нерв системасы эшчәнлеге дә бозыла: сүлпәнлек, еламсырап йөрү, тиз хәлсезләнү, баш әйләнү, начар йоклау, энурез күзәтелә. Мускулларның тонусы кими, физик күнегүләр вакытында тиз арыйлар. Бер яшькә кадәрге балаларда гипотрофия, психомоторик үсешнең тоткарлануы күзәтелергә мөмкин. Анемия вакытында йөрәк-кан тамырлары системасы функцияләре бозыла, артериаль кан басымы күтәрелү, аң югалту, йөрәк тибеше ешаю күзәтелергә мөмкин.

– Кандагы гемоглобин күләмен тикшереп кенә анемияне ачыкларга буламы?
– 6 яшькә кадәрге балаларда кандагы гемоглобин күләменең нормасы –125–135 г/л. Әгәр әлеге күрсәткеч 5 яшькә кадәрге балаларда – 110 г/литрдан, 5 яшьтән өлкәнрәк балаларда 120 г/литрдан түбәнрәк була икән, анемия түгелме дигән шик уянырга тиеш. Моннан тыш, эритроцитлар күләменең кимүе (3,8×1012г/литрдан түбәнрәк), төс күрсәткеченең үзгәрүе (0,85тән түбәнрәк) күзәтелсә дә, борчылу урынлы.
Һәр организмның үз «тимер депосы» була. Бу матдә җитми башлау белән, иң элек әлеге «депо»дагы тимер запасы кулланыла. Шул сәбәпле, башлангыч стадиядәге анемияне гомуми кан анализы ярдәмендә ачыклап булмаска да мөмкин, шуңа күрә биохимик анализлар тапшыру киңәш ителә. Әлеге анализ кандагы тимер күләмен төрле яклап ачыкларга ярдәм итә.
Симптомнары беленмәгән анемия куркыныч. Шуңа күрә балалар да, өлкәннәр дә даими рәвештә кан анализлары биреп торырга тиеш. Әлеге авыру билгеләре булган сабыйларны гастроэнтеролог, ревматолог, нефролог, гинеколог кебек тар профильле табибларга күрсәтергә киңәш ителә.

– «Тимерле» ризыклар кулланып кына гемоглобинны күтәреп буламы?
– Анемиядән тимер препаратларыннан башка диета ярдәмендә генә котылып булмый. Әмма туклануга игътибар итәргә кирәк. Тимергә бай ризыкларны барлаганда, иң элек сыер һәм сарык итен күз алдында тотабыз. Балык, тавык, эремчектә тимер күләме кимрәк. Диетаны сайлаганда, ризыктагы тимер күләме генә түгел, ә аның үзләштерелү үзенчәлекләре турында да онытмаска кирәк.
Мисал өчен, С витамины тимернең үзләштерелүен тизләтсә, чәйдәге тинин кислотасы яки фитатлар, киресенчә, киметә.

Сау-сәламәт балада гомеренең беренче 4 аенда тимер запасы җитәрлек күләмдә була, ниндидер дарулар эчү ихтыяҗы юк. Аннан соң күкрәк баласына көненә авырлыгының 1 килосына 1 мг исәбеннән тимер өсти башласаң да була. Ясалма тукландыру вакытында балага «смесь»не тимер кушылганны алсаң, бернинди өстәмә дарулар да кирәк түгел. Бер яшькә кадәр сабыйларга сыер сөте бирмәү хәерле.
Тимер кытлыгы кичерүче балалар, дөрес дәвалау билгеләнгәндә, гадәттә, тиз тереләләр. Баланың сәламәтлеген карында чакта ук кайгырта башлау кирәк. Булачак әниләр дөрес туклану, саф һавада ешрак булу, минерал-витамин комплексларын куллану, тулы күләмдә туклану турында онытмасын иде.
Анемия белән авыручы балалар өчен файдалы продуктлар
Аксымга бай продуктлар: сыер ите, тавык ите, күркә ите, куян ите, сөт, эремчек, балык, йомырка, ипи, балалар ризыклары, кондитер эшләнмәләре.

Орлыклар: ногыт борчагы, борчак, солы ярмасы

Яшелчә: чөгендер, өрек һ.б.
Яшел төстәге ризыклар: салат, укроп, петрушка, кычыткан, суган, сельдерей.
Минераль су организмдагы тимер үзләштерелүгә бер дигән ярдәмче булачак. Андый су табиблар киңәш иткән тимер сульфаты, магний гидрокарбонатына бай. Шулай ук өйдә ясалган слива согына да тиңнәр юк.

Кан анализы күрсәткечләре:
Җиңел дәрәҗәдәге анемия: Hb –110–90 г/л, Er – 3,5х1012/л га кадәр.
Урта дәрәҗәдәге анемия: Hb – 90–70 г/л, Er – 2,5х1012/л га кадәр.
Авыр дәрәҗәдәге анемия: Hb – 70 г/л дан азрак, Er – 2,5х1012/л дан азрак.

 

Ләйсән Низамова


Фикер өстәү