Рөстәм Миңнеханов белән бер бүлмәдә яшәгән Хәтмулла Вакказов: «Аның зур кеше буласы сизелә иде»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән интернатның бер бүлмәсендә яшәгән Хәтмулла Вакказов әнә шулай, ди. Алар Саба урта мәктәбенең интернатында бер ел бергә яшиләр.

– Ул чакта без Мәртен сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган идек. Рөстәмнәр Лесхоз бистәсендә рус мәктәбен бетереп килде. Икенче сменада эшләгәч, безне интернатта яшәттеләр. Мин Рөстәмнәр бүлмәсенә эләктем. Кичләрен күңелсез булмасын дип, тәрбиячедән рөхсәт алып гармун алып килгән идем. Шулчакта башка малайлар да гармунда өйрәнмәкче булды. Кич белән бөтенесе минем янга килеп утыра иде, – дип искә ала Хәтмулла абый. – Кайбер малайлар гармунның төймәсенә басып карауга, кирәкми, диде. Рөстәм әле бераз уйнарга өйрәнде. Ул чакта үҗәтрәкләре “Әпипә” кебек көйләрне уйный иде. Хәзер Президент уйныйдырмы, белмим шул.
Хәтмулла абый Рөстәм Миңнехановның шулчакта ук җитәкче буласы күренеп тора иде, ди.

– Малайлар белән сөйләшәсе булса да, ул йөрде. Җайлап җибәрә алу осталыгы бар иде. Гел лидер булды. Математика, физика фәннәрен оста белә иде. Аның җитәкче буласы әллә кайдан күренеп торды, – ди ул.
Хәтмулла абыйны язмыш Кукмара районы Байлангар авылына китерә. Институтны бетергәч, практика узарга кайта да шунда укытучы булып эшләргә кала.

Мәктәп директоры булып эшләгәндә, Президент белән очрашырга туры килә. Хәтмулла абый исә булачак Президент белән бергә үткән бер елын күңел түрендә якты истәлек итеп саклый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү