Шәхси хуҗалыкларга субсидияләр бирү туктатылмый

Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында төрле ярдәм чаралары эшләп килә. Яңа эш башлаучы яшь фермерлар белән беррәттән, күпләп мал асраучы, сыер, кәҗәләр тотучы шәхси хуҗалыкларга да субсидияләр каралган. Быел әлеге ярдәм чараларын алуда берникадәр үзгәрешләр бар.

Авыл халкы белән кайчан гына аралашсак та, программаларның бик кирәкле һәм урынлы булуын әйтәләр. Соңгы елларда аеруча мини фермалар төзү нәтиҗәсендә авылда сыер тотучылар саны артты. Биш-алты сөтлебикә савучы хуҗалыклар саны да шактый ишәйде.
Шуңа да беркөнне Актаныш районыннан килеп ирешкән менә мондый эчтәлектәге хәбәргә битараф кала алмадык.
– Быел мини фермалар программасы конкурс нигезендә генә була икән. Без моңа бик нык борчылдык. Кош-корт, атларга да субсидия бетерелә икән. Сыерларга бирелә торганы да билгесез, ди. Башка елларны бу вакытта без инде мини фермаларга сметалар эшләтә башлый идек. Җыелышта халыкны күбрәк мал асрарга өндәп кенә кайткан идек, иртәнгә менә шундый хәбәр килеп иреште. Безнең өчен бер дә яхшы түгел бу. Минем җирлектә бары тик шушы мини фермалар хисабына гына сыерлар саны арткан иде. Авыл җирлегенә бик кирәкле программа бу, – диде безгә Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова.
Әлеге сорауга ачыклык кертергә теләп без республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповка мөрәҗәгать иттек.

– Мин монда борчылырлык сәбәп күрмим, – диде Рәшит Хәбипов. – Мини фермалар программасы быел да булачак. Аның өчен бюджетта 50 млн сум акча каралган. Узган ел да башта шул ук сумма планлаштырылган иде. Катнашырга теләк белдерүчеләр күп булгач, без Президент Рөстәм Миңнехановка өстәмә акча сорап мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә узган ел мини фермалар программасы өчен гомумән алганда 89 млн сум акча бирелде. Быел да, теләк белдерүчеләр күп булса, җаен табарбыз дип уйлыйм. Иң элек бирелгәнен «ашап» бетерик.
Министр урынбасары аңлатуынча, быел, чыннан да, гаризалар бирү тәртибендә үзгәрешләр бар.
– Әлеге программаның төп аермасы шунда: быел гаризалар яңа схема, ягъни электрон вариантта кабул ителә. Кергән бер гаризаны теркәп барачакбыз да бер айдан соң алар арасыннан сайлап алачакбыз. Узган ел килеп ирешкән һәр гаризаны карап, эшкәртеп бара идек. Документлар исемлеге шул ук. Алдагы елларны аларны нинди тәртип белән тапшырган булсалар, быел да шулай булачак. Гаризаларны якынча мартта кабул итә башларбыз, дип торабыз, – диде ул.
Лаеклыларны сайлап алганда, документларының тәртиптә булуына, гариза тапшыручының бурычлары барлыгы-юклыгына, моңа кадәр кисәтүләр булу-булмауга игътибар итәчәкләр.
Мини фермалар программасында катнашырга теләүчеләр тулырак мәгълүматны шулай ук 8 800 444 16 70 телефоны аша да шалтыратып белә ала.

– Авылда әлеге программага зур өмет баглап торсалар да, кызганыч, куелган таләпләрне үтәмәүчеләр дә бар. Сыер санын бишкә җиткерәбез дип, вәгъдәләрендә тормаучылар да очрый, – дип тә өстәде Ришат Хәбипов.
Мәгълүм булганча, халыкка ел саен сыер, кәҗә, ат асраган өчен субсидияләр бирелеп килә иде. Быел монда да үзгәрешләр бар икән.
– Быел кош-кортлар өчен субсидия бирелмәячәк. (Исегезгә төшерәбез, дәүләт кош-корт бәпкәләре сатып алу чыгымнарының бер өлеше өчен субсидия түли иде.) Чөнки халык аларны барыбер сатмый бит, үзләре өчен генә асрый. Аны контрольдә дә тотып бетереп булмый, – дип аңлатты министр урынбасары.
Ришат Хәбипов, калган субсидияләр биреләчәк, дип ышандырды.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү