Җәмилә Асадуллина: «Клава Кока һәм Зәринә Вилданова белән дуэт җырлыйсым килә»

Баскан җирдән ут чыгара. Бүгенге героебыз Җәмилә Асадуллинага бу сүзләр бик туры килеп тора. Җырлый, бии, нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, чит телләр өйрәнә, математика белән кызыксына. Өстәвенә төрле бәйгеләрдә дә катнашырга вакыт таба ул.

– Ничә яшьтән бирле җырлыйсың инде, Җәмилә?

– Өч яшемдә җырлый башладым.

– Татар телендә генә җырлыйсыңмы?

– Юк, татарча җырлар гына түгел, рус, инглиз, француз, итальян телендә дә җырлыйм.

– Сәхнәдә үз-үзеңне тота белергә кирәк, диләр бит. Синең дә үз кагыйдәләрең бардыр?

Әлбәттә! Гәүдәмне төз тотарга, һәрвакыт елмаерга һәм бөтен эмоцияләремне тамашачыга җиткерергә, тамашачылар чыгышымны кабаттан күрергә теләсеннәр дип тырышам.

– Тагын ниләр белән кызыксынасың?

Өч яшемнән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнәм, биюгә йөрим, чит телләр өйрәнәм.

– Ялгышмасам, син әле «Лучше всех» проектында да катнаштың?

– 2018 елда булды ул. Максим абый Галкин һәм тамашачыларга гимнастика буенча осталыгымны күрсәттем, шөгыльләрем турында сөйләдем. «Ничек өлгерәсең?» – дип сорады ул миннән.

–  Чыннан да, ничек барысына да өлгерәсең? Укырга вакытың каламы? Иң яраткан фәннәрең нинди?

– Әйе! Дүртенче сыйныфта укыйм, барысына да өлгерергә тырышам, ялкауланырга вакытым юк. Мәктәптә татар телен, математика, инглиз теле, рус әдәбиятын яратам.

– Иң зур хыялың нинди?

– Минем татар телендә камил сөйләшәсем һәм татар артисткасы буласым килә. Рус эстрадасы җырчысы Клава Кока белән очрашырга һәм татар җырчысы Зәринә Вилданова белән дуэт җырларга да телим.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү