Тәрәзә төбендә ананас үстерүче Дания Хөснетдинова: «Нәзберек җимеш түгел, артык тәрбия дә кирәкми»

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яшәүче Дания Хөснетдинованың тәрәзә төбендә… ананас үсә.

Гөлләр үстерергә яратучы апа бервакыт кибеттән сатып алган ананасның башын (яфрак өлешен) кисеп алып, гөл савытына утыртып куйган. Җимешен татып караганчы исә берничә ел көтәргә туры килгән.

– Бик озак үсә ул. Минем сабырлыгым җитте. “Булмый бу”, – дип чыгарып куймадым. Ул икенче җимешен 2019 елда ук бирергә тиеш иде. Минем урамга чыгарып куярга вакытым булмады. Ә аңа җәй көне урам һавасы кирәк. Ике ай шулай чәчәкләрем арасында яшәде ананас. Аннан соң тәрәзә төбенә кертеп куйдым. Күпмедер вакыттан соң чәчәге күренә башлады. Менә хәзер җимеше үсеп утыра, – ди матурлык яратучы апа.

Дания апа әйтүенчә, ананас артык нәзберек җимеш түгел. Суын да башка гөлләргә сипкән кебек сибәсе, артык тәрбия дә кирәкми. Җимешенең тәме кибетнекеннән бер дә аерылмый, ди. Зурлыгы исә кибеттә сатыла торганнардан бераз кечерәк.

– 2019 елда Хаҗга барган идем. Шунда да күзәтеп йөрдем. Анда бер кибет төбендә гөл савытында утыра иде. Кышка анда да ананас бирә торгандыр инде, дип уйладым, – ди Дания апа.

Зөһрә Садыйкова

Фото: шәхси архивтан


Фикер өстәү