Батырның кадере бармы? Көрәш федерациясе узган елга нәтиҗә ясады

Көрәштә узган елга нәтиҗә ясадылар. Биш зур бәйге нәтиҗәсе буенча иң көчле егетләр Әлмәттә яши булып чыкты. Иң шәп көрәшче дип Теләче өчен бил алышучы Ренас Кәлимуллинны атадылар. Республиканың көрәш федерациясе командаларны, батырлар, тренерлар һәм хөкемдарларны «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил бәйгесендә бүләкләячәк. Билгеле булганча, турнир быел Минзәләдә уза.  

Дөрес, федерация утырышында иң-иңнәрне игълан итүдән бигрәк, сүз күбрәк көндәлек мәшәкатьләр һәм инде күптән борчыган проблемалар турында булды. Әйтик, былтыр Татарстан күләмендә узган ярышларда барлыгы 65 команда чыгыш ясаган. Чит төбәкләрдән килгәннәр, кайбер районнар икешәр команда белән чыгыш ясаган. Ә менә Бөгелмә һәм Югары Ослан районнары бер генә ярышта да катнашмаган. Аларда көрәшчеләр бөтенләй юкмы? Язга таба бу һәм артта сөйрәлүче башка районнарны йөреп кайтырга килеште федерация вәкилләре. Хәер, эшне Казаннан башлау да комачау итмәс иде.

Татарстанда ничә кеше көрәш белән шөгыльләнә? 15 мең, 12 мең, 9 мең – утырышта әнә шундый саннар әйтелде. Анысын да ачыклап бетерергә килештеләр. Әлегә исә шунысы хак: малайларны көрәшкә тартып кертү җиңел түгел. «Миңа әле бер генә кешенең дә шалтыратып, улын көрәш түгәрәгенә яздырырга ярдәм сораганы булмады. Футбол, хоккей турында әйтәләр, ә көрәшкә юк», – ди Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. Малай-шалай кызыксын өчен көрәшчеләр футболчы һәм хоккейчылар өммәтендә йөрергә тиеш икән. Анысы өчен ни кирәген чамалавы кыен түгел.

Көрәшченең кадере бармы? Әлеге сорауны татарның танылган пәһлеваны, келәмнән киткәч тә татар милли спорт төренә ярдәмен кызганмаган Рәшит Сәмигуллин күтәреп чыкты. «Җиңгән вакытта батырны барысы да ярата, – диде ул. – Аннары алар кемгә кирәк?» Бу сорауга кистереп җавап бирүче булмады. Хәер, җавабы билгеле инде: татарның хәле ничек, батырныкы да шулай булачак. Кадере дә.

Илнар ХӨСНУЛЛИН      

Фото: yalkyn.ru 

           

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү