Кем белән элемтәдә торуыбызны белеп торачаклар

Эчке эшләр министрлыгы телефон кенәгәләренә “керү” мөмкинлеген алырга ниятли. Мобиль кушымта булдырып, анда мошенникларның шалтыратуларына каршы көрәшү мөмкинлеге бирә торган сервис булдыру теләгенә бәйле бу, дип яза “Коммерсантъ”.

Басмада язылганча, әлеге сервистан файдалану өчен мобиль кушымтага телефон кенәгәсенә “керү” мөмкинлеген бирергә кирәк булачак. Бу очракта  телефон хуҗасы шалтыратучының мошенникмы-түгелме икәнен белә алачак. Экранда, сезгә шалтыратучы мошенник булырга мөмкин, дигән кисәтү чыгачак.

Яңа сервисның телефон аферистлары эшенә аяк чалуы күздә тотыла. Тик кемнәр белән элемтәдә торуыбызның Эчке эшләр министрлыгына килеп эләгүе генә кайберәүләргә ошап бетмәскә мөмкин.


Фикер өстәү