Юынып кил! (Табиб янына барганда истә тотарга кирәкле КИҢӘШЛӘР)

Сырхауханәдә берничә тапкыр шундый хәлгә юлыкканым бар: кабинетка керәсең, ә табиб һаман синнән алдагы кешенең документлары белән утыра. Картасына яза, компьютерга кертә. Әй ачу чыга инде үзеңә тиешле вакытның әрәм булуына! Барлы-юклы 15 минут бит инде ул. Ашыга-кабалана, әйтәсе зарларыңны да онытып чыгып китәсең.

Чынлыкта, шул 15 минутны да нәтиҗәле файдалану мөмкин икән. Югары категорияле терапевт Рушания Галимова әйтүенчә, пациент табиб янына дөрес итеп әзерләнеп килсә, диагноз куярга да, дәвалау билгеләргә дә өлгереп була.

  1. Соңга калмагыз, 10 минутка гына булса да иртәрәк килегез.
  2. Табибка сөйләргә теләгән сүзләрегезне өйдә үк кәгазь битенә язып куегыз. Кайсы җирегез авырта, күптән башландымы, ничек борчый, моңарчы дәва алдыгызмы, файдасы булган идеме, нинди аллергияләрегез бар, кайсы дарулар килешми – берсе дә онытылмасын. Аерым биттә хәзерге вакытта эчә торган яки бераз алданрак эчкән барлык даруларыгыз (витаминнар, БАДлар да), дозалары да күренеп торсын. Балачактан ук булган, яңа гына килеп чыккан хроник чирләрегезне дә языгыз. Шунысы мөһим: язганнарыгыз ара-тирә күз салып алу өчен генә кирәк, доклад итеп укый башласагыз, 1 сәгать тә җитмәс.
  3. Табибка әти-әниегезнең ниләр белән авырганы, хәзер үзләрен ничек хис итүләре, исән булмасалар, ни сәбәпле үлгәннәре турында да әйтергә кирәк.
  4. Озакка сузылган хроник чирегез бар икән, соңгы 3–5 елдагы рентген, МРТ нәтиҗәләрен, анализларыгызны алып килегез. Үтә күренмәле файлга берәр бит кенә тыгып, документларыгызны папкага җыйсагыз, әйбәт булыр. Кардиологка барсагыз, аның сәламәтлегегезнең барлык өлкәләренә караган белешмәләр һәм анализларны да соравы бар. Комплекслы дәвалау билгеләү өчен кирәк алар.
  5. Кайберәүләр, табиб янында тәти булып күренергә теләп, тәмәке тартуын, градуслы эчемлекләр, майлы ризыклар белән дуслыгын һ.б. начар гадәтләрен яшереп калдыра. Алай ярамый, барысын да белмәгәч, табиб сезгә ярдәм итә алмаячак.
  6. Җитди авырулар психикага да зыян китерә, чөнки тәннең авыртуы баш миендә чагылыш таба. Кайчак терелер өчен тәнне дәвалау гына җитмәскә мөмкин. Табибыгыз психиатрга, психотерапевтка күренергә киңәш бирсә, куркып калмагыз. Алар сезгә чирегезне тизрәк җиңәргә булышыр.
  7. Чирегезгә кагылмаган темаларга сөйләшеп, табибның вакытын алмагыз. Таеп егылганда, кайсы кибеткә нәрсә алырга барганыгызны әйтеп тору кирәкмәс.
  8. Монысын аерым әйтәсем килә: табиб янына чистарынып барсагыз иде. Мунча керү яки душта юынып чыгу яхшы булыр.

ИСЕҢДӘ ТОТ!

Бер кешене кабул итүгә билгеләнгән вакыт Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2015 ел, 2 июль һәм 2016 ел, 19 декабрь боерыкларында күрсәтелгән.

Участок педиатрына, участок терапевтына – 15әр минут; гомуми практика табибына (гаилә табибына) – 18; неврологка, акушер-гинекологка – 22шәр; оториноларингологка – 16; офтальмологка – 14; кардиологка – 24; эндокринологка – 19; стоматологка – 44 минут бирелә.

Фәния Фәизова әзерләде

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү