Россиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников белдергәнчә, төп продуктларга бәяләрне “катырып” куеп булмаган. Бу хактагы фикерне ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында әйткән.
Моның сәбәбе – Россия бодае бәясенең дөнья базарындагы кискен үсеше.
– Ел башы күрсәткәнчә, кабул ителгән чараларның (бәяләрне тотрыклы итү буенча) аз булуы аңлашылды, – дигән министр һәм 1 апрельдән өстәмә чаралар кертергә тәкъдим иткән.