Яшел Үзәндә яшәүче Анна Чурина икенче кат әнисез калган балаларны үзенә алган: «Үзебезнекеләр бит!»

Яшел Үзәндә яшәүче  Ирина Мордавченко һәм Сергей Шубин гаиләсе үзләренең дүрт сабыйлары янына тагын сигез ятимне сыендырган иде.  Матур гына яшәгәндә алар гаиләсенә кайгы килә. 55 яше туларга 4 көн кала Ирина якты дөньядан китеп бара… Балаларны икенче тапкыр ятим итмәс өчен, Иринаның  31 яшьлек кызы Анна, зур каршылыклар аша узып, аларны үзендә калдыра.

Әниле тормыш

– Әни малайларны тәрбиягә алганда, абыйларым буй җиткән иде инде. Алар бер сүз әйтмәде. Ул чакта әни икенче тапкыр кияүгә чыккан, Сергей белән икесенә дә 40ар яшь иде. Яшебез бар дип, үз балаларын алып кайту турында уйламадылар да. Киңәштеләр дә, тәрбиягә бер малай алырга булдылар. Ул чакта без Киров өлкәсендә яши идек. Гаиләгә килгән 2 яшьлек Максимиянны барыбыз да яраттык, – дип сөйли Анна. – Аннан соң Пашаны алып кайттылар. Кыз бала алып кайтабыз, дип барган җирләреннән дә тагын бер малайлы булдылар – Сева кайтты. Күпмедер вакыт үткәч, опека бүлегеннән шалтыратып, тагын бер малай бар, диделәр. Әнием каршы килмәде. Шулай итеп, Максим да гаиләле булды. Аның артыннан Артур, аннары Даниллы булдык. Бераздан Диманы алдык. Балаларның барысы да авыру  иде. Коррекция мәктәбенә бирмәс өчен, әни спорт белән шөгыльләндерә башлады. Сергей элеккеге фигуралы шуу остасы булганлыктан, барысы да шул юлдан китте. Спорт ярдәм итте – малайлар савыкты. Ишле гаиләле булу миңа да бик ошый иде. Бу балаларны шулкадәр үз иттем. Мәктәпне тәмамлагач,  мине абыйларым Казанга чакырып алды. Әниләр Кировта яшәп калды.

Казанга килгәч, Анна кияүгә чыга.  Кызлары туа.  Әнисенең еракта калуы менә шул чакта үзен сиздерә.  Әнисе  дә бер шалтыратканда, балаларны йөртер өчен спорт түгәрәкләре юк, без дә Казанга күчәр идек, дип әйтеп куя. Үзләре яшәгән ике бүлмәле фатирларын саткач, Мордавченколар Яшел Үзәннән йорт сатып ала. Күченеп бераз яшәгәч, Кировның опека бүлегеннән шалтыраталар. Алдан алган малайларның энесе туган икән. Сергей барып 10 айлык Сашаны үзләренә алып кайта. Анна да кызы белән әниләре янына күчә.

– Өйдә кысанрак булса да, яшәп киттек. Аның каравы күңелгә рәхәт иде. Бергә тату гына  яшәдек. Малайлар яңадан төрле спорт түгәрәкләренә йөри башлады, – дип искә ала Анна.

«Кинәт кенә китеп барды»

Ирина ханым 2020 елның март аенда аягын сындыра. Бер ай хастаханәдә ятканнан соң, өенә чыгаралар. Чыккач, ул әкренләп култык таягы белән йөри башлый. Бакчага да чыга, җиңелрәк эшләр дә эшли.  Сөякләргә сөте яхшы икән дип кәҗә дә алдыра. Тик июнь аенда хәлсезләнеп китә. Сәбәбен белмиләр. Район хастаханәсендә табибка чират зур булгач, кызы Иринаны Казанга түләүле клиникага алып китә. Иринада күкрәк шеше ачыклана. Аларны шул ук көнне республика онкология хастаханәсенә җибәрәләр. Яман шешнең соңгы стадиясе… Диагнозын белүгә, Ирина балаларын кайгырта башлый. Үзен авыр хәлдә күрмәсеннәр өчен ике малайны  лагерьга җибәрүләрен сорый, калганнарга берни сиздерми. Кызына малайларны кешегә бирмәскә куша. Бер курс химия ала да, ай ярым дигәндә, мәңгелеккә күзләрен йома.

–  Әни үлгәнче, өч малаебыз үсеп, өйдән чыгып киткән иде инде. Максим исә фигуралы шуу буенча бик зур уңышларга ирешеп, Сергей белән Питерда яши иде. Аның хәзер опекуны – Сергей. Безнең белән калган 4 малай әнинең юклыгына ышана алмады. Лагерьдагыларын  әнине җирләгәч өч көн узгач кына алып кайттык. Менә өйдәге ике балага авыр булды.  Дима белән Сашага әле дә читен. Саша, әнине югалаткач, елый да алмады. Аны без  10 ай чагында алган идек. Шуңа да ул әнине үзенеке итте. Артык яратты. Хәзер менә йөрәгендә авыру таптылар. Күз яше чыкса, җиңел булыр иде, диләр. Тик малай елый алмый. Зиратка да алып барып карадык. Балачак фотоларын да ясатып бирдек. Бәгыре каткан. Әнә шул йөрәгенә авыру бирә дә инде, – ди Анна. – Әни ташламаска кушмаса да, без бу малайларны кире ятимнәр йортына илтә алмас идек. Кулыбыз бармас иде. Безнең күз алдында үскән сабыйлар бит алар. Болай да сәламәтлекләре какшаган, үз әниләре ташлаган, үстергән әнисез дә калдылар. Ничек итеп аларны ташлап булсын?! Миңа опека рәсмиләштерү озак булды. Малайлар көн саен бер теләк белән яшәде – башка гаиләгә генә бирмәсеннәр. Димәк, бездә аларга рәхәт!

Анна әлегә эшләми. Көннәре балалар белән уза. Аеруча ял көнен көтеп алалар икән. Дәресләрне шимбә көнне әзерләп куеп, ял көнне  бәйрәм ясыйлар. Барлык мәшәкатьләрне онытып, йә рәсем ясыйлар, йә табигатькә чыгып китәләр.

– Балалар мине тыңлый. Мин аларны гел тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Әни исән чакта да пешерә идем.  Шуңа да бер авырлыгын да күрмим. Малайлар да кул арасына керә. Мунча  да ягалар, кар да көриләр, табак-савыт юалар. Эшкә өйрәнеп үсәләр. Бергә эшлибез дә, ял да итәбез. Бу балалар булмаса, әнинең хәсрәтен күтәрә алыр идемме? Алар белән булгач, елап утырып булмый. Әле күптән түгел паспорт алдылар. Иң мөһиме әнием риза булсын, – ди ул. – Башка бала алу турында уйламыйбыз. Боларын кеше итәсе бар!

Гөлгенә ШИҺАПОВА 


Фикер өстәү