БДИне тапшыру расписаниесе төзелгән

“Рособрнадзор” быелга Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесе проектын эшләгән. Аның нигезендә, БДИ ике этапта тапшырыла.

Төп этабы – 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмәсе – 12 июльдән 17 июльгә кадәр үткәрелә. 31 майга география, рус әдәбияты һәм химия буенча имтиханнар билгеләнгән. Рус теле (3 һәм 4 июнь), чит телләр буенча БДИнең телдән бирелә торган өлеше (21 һәм 22 июнь), информатика (24 һәм 25 июнь) ике көнгә бүлеп уздырыла. Математика буенча имтихан – 7 июньдә, тарих һәм физика буенча — 11 июньдә, җәмгыять белеме буенча – 15 июньдә, биология һәм чит телләр буенча БДИнең язмача өлеше – 18 июньдә. Имтиханнар расписаниесендә 29,29 июнь һәм 2 июль БДИ тапшыру өчен резервтагы көннәр буларак күздә тотылган.

Вузларга керергә ниятләмәүчеләр өчен имтиханнар ике мәҗбүри фән буенча гына үткәрелә: 25 майда – рус теле, 28 майда – математика буенча. Резервтагы көннәр: 8 июнь (рус теле), 10 июнь (математика). Тугызынчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) дә ике этапта үткәреләчәк. Төп этабы – 24 май-2 июль һәм өстәмә этабы – 3-17 сентябрь.


Фикер өстәү