ИлСаф: «Кычкырып йөрү театр уйнауга тиң»

«Яхшылык эшлә дә суга сал», – ди халык. Игелек кылу да, яман эш тә һәркемнең кулыннан килә. Тик беренчесенең мәгънәсенә иртәрәк төшенсәк, яшәвебез ямьләнеп китәр иде төсле. Нәрсә соң ул – мәрхәмәтлелек? Игелек кылуны сер итеп сакларгамы, әллә башкаларга да сөйләргәме? Бу юлы «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларына әнә шул сорауларны бирдек.

ИлСаф, Татарстанның халык артисты:
– Миңа калса, мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – кешедә булган иң яхшы һәм кирәкле сыйфатларның берсе ул. Шушы сыйфатларга ия булып, матур итеп яши белсәң, бик әйбәт. Башкаларга, бигрәк тә мохтаҗларга булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырышам, тик мөмкинлекләр бик зур түгел – булдырып бетерәм, дип әйтә алмыйм. Хәйрия концертларында да катнашырга тырышам, авыру балаларга ярдәм йөзеннән үземнең дә оештырганым булды. Ләкин яхшылыкны, ахырдан «рәхмәт» сүзен ишетүне, кемнеңдер синең алда баш июен көтеп эшләү дөрес түгел. Изге эш кылгач, кычкырып йөрмә, кычкырып йөрү – театр уйнауга тиң, диләр. Бик дөрес сүзләр. Дин күзлегеннән карасаң да шулай. Яхшы эшне нидер көтеп, ихластан эшләмәсәң, мәгънәсе югала, савабы булмый аның.


Фикер өстәү