Вәсил Шәрәфиев: “Ясаган тракторым бөтен эшкә ярый”

Әгерҗе районының Кичкетаң авылында яшәүче Вәсил Шәрәфиевнең кулыннан килмәгән эше юк. Аның ясаган җиһазларын күреп кешеләр шакката. Өй салганда да бөтен эшне үзе башкарган. 1978 елдан бирле шофер булып эшләгән ул. Әле менә узган ел гына эшеннән туктаган. Тик бер техника “җене” кагылган кешене туктатып буламы соң? Өй тирәсендә ярап торыр дип, “Ока” “Жигули”, “Нива” машиналарының запас частьләре белән мини трактор ясап куйган ул.

– “Ока”ның двигателе яхшы иде. Ташларга кызгандым. Алып калдым да, трактор ясарга булдым. Мин уйлаганнан да яхшырак килеп чыкты. Бу тракторны хуҗалык эшләрендә кулланырмын дидем. Аннары шуңа җайлаштырып, арба да ясадым, бәрәңге казу җайланмасы да әзер булды. Менә быел шул тракторга көрәк тә ясадым. Хәзер карны шуның белән генә эттерәм”, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү